Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ат җене кагылган ике җайдак, озак еллар узгач, Олы Кайбычта кабат очрашты

    Кайтырлармы, кайтмаслармы?! Сабантуй якынайган саен, күңелдә шушы шик үсә барды. Әйе, ике җайдак та Кайбыч Сабан туена кайтырга вәгъдә биргәннәр, әмма тормышта "инде эшләнде" дип уйланган эшләрнең дә кирегә киткән чаклары әзмени?

    Кайбыч Сабан туе алдыннан газетабызда басылган "Җайдаксыз килеш - финишка!" язмасын хәтерлисезме? Бүген мин, алда вәгъдә ителгәнчә, әлеге тарихның дәвамын бәян итәргә җыенам.
    Сабантуй көне. Күктәге болытлар менә-менә яңгыр ишеп төшерәм дип иңсәгә басып торалар. Әмма халык бәйрәм рухын сагынган - мәйдан тулы кунаклар! Сабантуйның ачылыш тантанасын, матур җырлар, биюләрне дә күрергә вакытым юк. Язмам геройларын эзлим. Бер-беребезне күргәнебез юк, телефоннан күрешү урыннарын билгеләп, бер-беребезне эзләп мәш килдек ул көнне.
    Җайдаксыз чабышкы алдыннан беренче булып килгән, приемник белән бүләкләнгән егет тә Кайбычныкы булган, дип язган идек алдагы язмада. Беренчелекне бирмәгән егет - Олы Кайбыч авылыннан Рафис Хисамиев була инде. Тормышның ачысын да, төчесен дә күргән җитди кыяфәтле, мөлаем карашлы, милли бизәкле түбәтәй кигән Рафис абый белән без Сабантуй мәйданына керергә торган бизәлгән атлар янында очраштык. Атлар янында иде ул!
    - Рафис абый, атлар сагындыр­ган ахрысы, туган як Сабантуйларына күптәннән кайтканыгыз юк бугай?! - дип сүз башлыйм.
    - Кайчан соңгы тапкыр авылым Сабан туенда булганны хәтерләмим дә инде, - ди Рафис абый. - Мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле Себердә яшәдем, слесарь-оператор булып эшләдем. Хатыным Гөлгенә белән ике ул тәрбияләп үстердек. Инде 2001 елдан бирле Түбән Кама шәһәрендә яшибез.
    - Яшь чагыгызга кайтыйк әле, Рафис абый. Ат ярышларында еш катнаша идегезме? Җайдаксыз килеш финишка килгән ат ярышы белән халык теленә кереп калган Апас Сабантуен хәтерлисезме?
    - Хәтерләмәгән кая! Анда миңа беренче урын алгач, бик зур радиоприемник биргәннәр иде. 70-80 сум торгандыр ул! Ә икенче килгән егетне гармун белән бүләкләделәр. Минем хыялым да - гармун иде! Гармун уйнарга өйрәнәсе килеп йөргән чакларым булгандыр инде. Ат чабышларында беренче килү һәм гармунчы булу - элек егетләрнең иң зур хыялы иде бит ул! Шулай да гармун уйнарга өйрәндем мин. Тугызынчы класста укыганда әткәй алып биргән иде. Әле хәзер дә, сирәк булса да, кулга гармун алып утырган чакларым була. Ә ат чабышларында Чайка исемле атым белән ике ел катнаштым. Апас, Кайбыч авылларында гел беренче килә идек. Ике ел рәттән приемниклы булдым.
    - Сез хәзер шәһәр кешесе инде. Шулай да, әйтегез әле, Рафис абый, ат чабышлары сагындырамы?
    - Сагындыра кәнишне! 6-7 класста укыганда атта чаба башладым. Үзебезнең ат юк иде, колхоз атларында чабышка әзерләнә идем. Хәзер Сабантуйларында атлар түгәрәк буйлап бер-ике тапкыр гына әйләнеп килә. Анысы да нәселле атлар әле. Безнең заманда колхоз атлары җиде-сигез чакрым кыр юлын урап килә иде. Ә нәселле атлар ипподромда гына чаба иде ул...
    Рафис абый белән озак кына яшьлекне искә төшереп, ат ярыш­лары турында сөйләшеп тордык. Мин саубуллашып икенче җайдак белән очрашырга киттем, ә Рафис абый янәдән мәйдан тирәсендәге атлар янында мәш килеп калды...
    Икенче җайдагым, чабышта аттан егылып төшеп калган Иске Чәчкаб авылы малае, инде бүген илледән узган ир уртасы - Мәсхүт абый Әхмәтов иде. Менә аны тиз генә эзләп табып булмады. Трибуна янында очрашабыз дип сөйләшсәк тә, билгеләнгән вакытта күрешә алмадык. Мин героемны тантана бара торган төп трибуна янында көткәнмен, ә ул ат чабышы уза торган җирдәге трибуна янында көтеп торган. Үзем дә инде, кечкенәдән күңеленә "ат җене кагылган" кешене ничекләр итеп җыр, бию тирәсендә очратырга уйлаганмындыр?! Атлар яныннан эзләргә кирәк иде бит икесен дә, чабыш атлары яныннан! Мәсхүт абый чабышка әзерләнеп торган атларны күзәтеп, яшьлегенә кайтып килергә дә өлгергән әнә. Аның белән дә сүзне җитмешенче еллардагы Сабантуйны, аттан егылып калу тарихын искә төшерүдән башладык.
    - Чыннан да, минем атның да исеме - Чайка иде, - ди Мәсхүт абый. - Старттан әйбәт кенә кузгалып киттек ул чакта, тик бер борылышта салам эскерте торган, атым шуннан өркеп китте дә, борылып өлгерә алмыйча егылды, ә мин ат өстеннән шуып төштем һәм арттан килүче атлар таптамасын дип, тизрәк кырыйга тәгәрәдем. Ат минем сикереп торганны көтеп тормады инде, башка атларга кушылып йөгереп китте. Мин килеп җиткәндә, мәйданда атларны бүләклиләр иде инде. Минем Чайканың икенче булып килгәнен шунда гына белдем. Бүләккә - кулыма гармун тоттырдылар. Авыл картлары әле дә ул елны искә төшереп, авылга чабышка барган ат килеп керде, ат өстендә син утырасың, синең кулда гармун, дип сөйлиләр.
    - Мамадыш-Танай, Апас, Кайбыч Сабантуйларында беренчелекне бирмәгән Чайканың йөрәге авырткан диләр. Авыру ат белән ярышка чыгу - бәхет сынау булгандыр инде ул?!
    - Олы Кайбычта ветеринар булып эшләүче Габдулла абый бар иде. Чайканы Иске Чәчкабка ул бирде. Минем әти дә ветеринар булып эшли иде ул чакта. Ә мин - өченче класс малае берүзем ат көтүе көтәм! Өйдән ипи урлап китәм. Көтүгә чыккач, мин җиргә утырам, ә атлар түгәрәк ясап тирәмә җыелып баса иде. Аларның һәрберсенә ипи сындырып каптырам. Атларның күңеле булып пошкыралар, уйнак­лап алалар. Бервакыт, атларның шулай бер урынга җыелганнарын күреп, бригадир йөгереп килгән, ул мине атлар таптый дип уйлаган икән... Кыш көне дә мин гел атлар янында була идем. Ат җигүчеләр, усал атлар янына кермичә, фермага килгәнемне көтеп торалар. Мин, кечкенә малай, килеп бер генә сызгырам, атлар, шунда ук юашланып, мине тыңлый башлыйлар иде. Чайканың әйбәт чабуын ат көтүе көткәндә шәйләп алдым. Шундый гадәт бар иде, кичен атка утырып Кече Кайбыч малайлары янына барам. Малайлар белән ат узыштырабыз. Чайка беркемне дә уздырмый! Ат саклаганда Чайканы яхшы өйрәндем. Аннары, ветеринар Габдулла абый белән Чайканы ярышта катнаштыру турында сөйләшеп карыйсы иттем. "Йөрәге авырта аның, тик җитез ат ул, чабып кара," - диде Габдулла абый. Әти дә хуплады бу сүзне. Чабасы булгач, Чайкага корсагы кечерәйсен дип, гел солы гына ашата идем. Шулай итеп, без Чайка белән ике ел Сабантуй ярышларында катнашып йөрдек. Чайканың чабуын караган күпләр аны озакка хәтерләп кала торган иде.
    - Ә аннан соң?..
    - ...Ә аннан соң мине, Кайбычтан Иске Чәчкабка кайтып барганда, кышкы юлда машина бәрде. 12 көн аңсыз ятканмын, әтиләр инде мине үлә дип уйлаган. Аллага шөкер, әле гомер бирелгән булган миңа, бер ел дәваланганнан соң, аякка бастым. Ат ярышларында гына башка катнашмадым инде.
    - Шул хәтле авылны, атларны яраткан күңел белән ничек шәһәргә китә алдыгыз, Мәсхүт абый?
    - Язмыштыр инде. Тугызынчы классны тәмамлагач, Казанга киттем. Токарьлыкка документлар тапшырдым. Документлар тапшырдым, ә үзем, авыл малае, токарьның кем икәнен күз алдына да китермим. Сентябрьдә укырга баргач аңладым - станок янында басып торучы кеше икән ул. Аннан армиягә киттем. Армиядә командир йөрттем. Аннан кайткач та шофер булып эшләдем. 35 ел Сургут шәһәрендә яшәдек. 40 ел машина йөртү стажым бар. Булачак хатыным белән Салтыйган авылында бабайларга кунакка баргач таныштык. Анда бик зур шомырт үсә иде. Кич абый белән шомырт ашарга барсак, анда тагын бер матур кыз шомырт ашап йөри иде. Минем Рәзинәм булып чык­ты ул. Инде дәү әти белән дәү әни булдык, ике улыбызның оныкларын сөябез. Олыгайган саен, туган як тарта икән, без дә ике ел элек Казанга кайтып урнаштык.
    - Икенче булып килгәч, гармун бүләк иткәннәр сезгә. Гармунда уйнарга өйрәндегезме?
    - Әле ничек кенә! Гармунда мин аңа чаклы ук уйный белә идем инде. Минем абыем бар иде. Аңа әтиләр гармун алып бирде. Абый эшкә киткәнне генә көтеп торам да, гармунга ябышам. Әни борчылып: "Улым, абыең киткәндә гармун ничек тора иде, абыең кайтканчы урынына шулай куй," - дия иде. Акрын гына көйләр чыгара башладым, аннан остардым инде. Абыйның яшьтәшләрен армиягә озаттым. Аннан, кечкенә генә малайны, туйларда уйнарга чакыра башладылар.
    - Ә атлар, ат ярышлары...
    - ...бик сагындыра, сеңлем! Атларны яратуым узмады. Өйдә минем үз телевизорым бар, "Атлар дөньясы" ("Конский мир") каналын сүндергәнем юк. Кинолар кызык түгел миңа, ат ярышларына, атларга багышланган тапшырулар карарга яратам. Кайбыч Сабан туена да еш кайтабыз, анда да ат ярышларын күзәтәм...
    Ат, гармун белән бәйле җылы истәлекләргә бирелеп атлый торгач, янәдән Рафис абыйны очраттык без. Шул ярышлардан бирле күпме гомер узганнан соң шушы ике җайдак янәдән Сабантуйда кул бирешеп очрашты. Бу бит 47 еллык тарихи боҗраның тоташуы, "ат җене кагылган" егетләр турындагы тормыш әсәренең бәхетле эпилогы язылу мизгеле иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: