Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Автомобиль белән идарә итүчеләргә кайбычлыларга рейдта катнашкан “Кайбыч таңнары” журналисты киңәш бирә

    Юлда машиналар анда-монда узып тора. Әлбәттә, һәр машина йөртүченең бүгенгә үз планы, үз маршруты бар. Кемдер шәһәрдән кайтып бара, кемдер китә, берәүләр сату-алу эшләре белән йөри, икенчеләре эшкә ашыга. Минем дә бүгенгә үз планым, үз максатым бар: Кайбыч ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин белән юл хәрәкәте иминлегенә күзәтү ясарга олы юлга...

    ЮХИДИ хезмәткәрләрен юлның теләсә кайсы өлешендә очратырга мөмкин. Кайчан, кайда рейдка чыгу ничек хәл ителә икән, еш кына машина белән юлга чыгып китәргә яраткан кеше буларак, юл инспекторына мин бу сорауны да бирергә булдым:
    - Гадәттә, аварияләр еш килеп чыга торган урыннарны контрольдә тотарга тырышабыз, шоферлар кагый­дә бозарга яраткан урыннарда торабыз, - ди Фирдүс Тимершин. - Казаннан, Буа районыннан да юл инспекторларын чакырабыз. Юллардагы өстәмә контроль беркайчан комачауламый, барысы да машина йөртүчеләрнең иминлеге өчен эшләнә бит.
    21нче регионга караган йөк машинасын туктатабыз. Руль артында яшь кенә егет. Ит ташу белән шөгыльләнә икән. Фирдүс Тимершин махсус заманча җайланма аша егетнең юл йөрү танык­лыгын тикшерә. Егетнең төрле сәбәпләр аркасында түләнмәгән штрафлары күренә. Инспектор шоферны район үзәгендәге банкка штрафларын түләргә җибәрә. Мондый очраклар башка шоферлар белән дә әле тагын берничә тапкыр кабатланды. Шоферлар еш кына штрафлары барлыгын истән чыгаралар булып чык­ты...
    Ә хәзер, машина йөртүчеләр колагына: юл инспекторлары стандарт булмаган (күтәртелгән, төшертелгән, утлар белән бизәлгән) һәм юылмаган машиналарны ешрак туктата. Тагын бер мәгълүмат: атнаның һәр җомга-шимбәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрак­ларын ачыклау өчен махсус рейдларга чыга. Юлларда сак булуыгызны, имин йөрүегезне телим!
    Февраль аенда Кайбыч территориясендә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр тотылмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: