Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авыл төзелешләр белән ямьле

    Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Мамадыш районында "Татарстан Республикасының төзелеш комплексы үсеше нигезе- төзелеш индустриясе базасын үстерү" дигән исем астында утырыш үткәрде.

    Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Анда сүз республикада яшәүчеләрне һәркем сатып алырдай һәм уңайлы торак белән тәэмин итү, социаль ипотека, зур күләмдә аренда ысулы белән торак йортлар төзү, ягулык сезонына әзерлек хакында барды, югары квалификацияле төзүчеләр, кадрлар әзерләү мәсьәләләре дә күтәрелде. Төзүчеләр көне кысаларында узган бу утырышта хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантансы да булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: