Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авыл яшьләре форумы

    Татарстан Республикасының Агарар яшьләр оешмасы Казанда Авыл яшьләренең III форумын уздырды. Форум эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйлметдинов, Марат Бариев та катнашты.

    Биредә эшче һөнәренә ия булган авыл яшьләренең җәмгыятьтәге роле, оешманың районнардагы эшчәнлеге турында сөйләшүләр булды. Шулай ук, форум кысаларында "Үз хезмәтенең остасы" конкурсы да узды. Бу конкурста безнең районнан да җиңүчеләр бар: "Иң яхшы хисапчы-икътисадчы" номинциясендә - Алмаз Хәмәтшин (өченче урын) һәм "Иң яхшы савымчы" номинациясендә - Тамара Шулаева (өченче урын).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: