Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авылларда да ярминкә үткәрергә кирәкме? Мөрәледә яшәүчеләр фикере

    Иртән-иртүк шәһәр халкы базарга, авыл халкы абзарга юл тота. Тырыш, эш сөючән халык яши шул авылда. Терлеген дә, кош-кортын да тота, яшелчәсен, җиләк-җимешен дә мулдан үстерә. Ите, сөте, мае, яшелчәсе табынга җиткәнче бик күп тырышырга кирәк шул.

    – Көзге ярминкәләрдә ел саен катнашып киләбез. Быел да шәһәр халкына арзан бәядән кишер, чөгендер, кабак, сөт-катык, эремчек-корт, йомырка, бал, токмач, балан, миләш, оекбашлар, кул эшләре, гөлләр алып бардык. Сәүдә уңышлы барды, тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйладык шәһәр халкын, – диде Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин.
    Авыл җирлеге секретаре Гүзәлия Гыйбадуллина да әңгәмәбезгә кушылды:
    – Авыл хуҗалыгы продукт¬ларын бик теләп, яратып алалар. Тагын килүебезне көтеп калучылар бик күп. Товарларны сатып алучының күңелен җәлеп итәрлек итеп урнаштыру фантазия сорый. Иң беренче күркәм бизәлешкә, яңалыкка, чисталыкка күзе төшә кешенең. Сатучының үз-үзен тотышы, аралаша белүе дә зур роль уйный. Сатып алучылар арасында матур комплимент әйтүчеләр дә бар, күңелләр күтәрелеп китә.
    –Казанга ярминкәгә баргач, башка районнарның киштәләренә дә күз төшерәбез, нинди товарлар алып килүләренә игътибар итәбез, алдынгы тәҗрибәне үзебезгә кабул итеп алабыз.Без алып барган продукцияне сатып бетереп кайттык,– диде бухгалтер Гөлнур Шаһивәлиева.
    Авыл халкының да гозере бар икән, аларның да фикерләрен язып үтик.
    – Нишләп, авылда да  атнасына бер тапкыр үзара ярминкә үткәрмәскә? Җиләк-җимеш, яшелчә бар кешедә дә бөртөрле уңмый бит. Үзеңнән артканын сатып, ипилек-тозлык, чәйлек-шикәрлек керем эшләп алыр иде халык. Районга гына йөреп бетеп булмый, безнең авылыбыз да олыгаеп бара, бар кешедә дә транспорт юк, –ди пенсия яшендәге Алсу Миңнегазиева.
    – Быел кабак, ташкабак, бәрәңге, суган бик уңды. Кырыгар килограммлы кабаклар үсте, куяр урын юк, терлекләргә ашатабыз, бәлки кирәк кешеләр дә бардыр, – ди пенсионер Рифат Гайнуллин.
    80 яшен тутырган Рәшит абый Хисамиев хуҗалыгында бик теләп сыер асрый, яшелчәләре дә уңган.
    – Без сыйфатлы ризыкка өстенлек бирәбез. Үзебезнеке тәмлерәк. Катыгын, эремчеген, кортын ясый Мәвлүдә апаң. Үзебездән артканын без дә сатар идек.
    – Пенсиябез җитә, әмма акчаның артыгы булмый, – дип көлеп куйды Мәвлүдә апа.
    – Бәрәңге бик уңды,  мин дә үземнән артканын сатар идем. Орлык алыштырырга теләүчеләр дә бардыр, бик файдалы фикер бу, – диде Тәлгать абый Сираҗиев.
    Авылда тегү, чигү, бәйләү кебек кул эшләре белән шөгыльләнүче апалар, тәмле камыр ризык¬лары, тортлар пешерүче туташлар да бар. Шуларның берсе – торт пешерү остасы Энҗе Хисамиева.
    Мәдәният йорты каршындагы түгәрәк аланда үзенә күрә бер бәйрәм булыр иде ул. Бәлки үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә табылыр. Матур яшәр өчен күңел күтәренкелеге, хәрәкәт, үзең яраткан шөгыль дә кирәк бит.

    Мәдинә САЛАВИЕВА,
    Мөрәле авылы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: