Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авыр кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез

    Олы Кайбыч авылында гомер иткән газиз әниебез Роза Фәйзерахман кызы Гарәфетдинова озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

    Әниебезне соңгы юлга озатуда катнашкан, матди һэм рухи ярдәм күрсәткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан барча туганнарга, күршеләргә, дин әһелләренә, пакъләндереп жир куенына иңдергән кардәшләргә, авылдашларга, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә, Олы Кайбыч мәктәбе коллективына, кайгыбызга битараф булмаган барлык игелекле кешеләргә чиксез рәхмәт сүзләребезне житкерәбез.
    Кылган игелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын, гамәл китабына савап булып язылсын. Әниебезнең авыр туфрагы жиңел, караңгы гүрләре якты, урыны ожмахта булсын иде.

    Тирән хөрмәт белән Гарәфетдиновлар гаиләсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: