Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ай арты ай, ел арты ел үтеп киткән, Мария Теплова 90 яшенә килеп җиткән!

    Кышның соңгы аенда туган Мария Теплова гомерләр бик тиз уза ул дип кабатларга ярата. Ай арты ай, ел арты ел үтеп киткән, инде ул да 90 яшенә килеп җиткән! Россия Президенты Владимир Путинның авыр сугыш елларында һәм сугыштан соң чорда алны-ялны белми эшләүчеләргә рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хаты Мария...

    Әлеге кадерле хатны аңа район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова тапшырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җибәргән бүләкләрне дә шатланып кабул итеп алды ул. Юбилярга социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да җылы теләкләрен ирештерде.
    Бәрлебашы авылында туып-үскән Мария Николаевнага язмыш сынауларның иң зурысын әзерләгән: балачагы авыр колхозлашу елларына туры килсә, үсмер чагы Бөек Ватан сугышы елларында үтә.
    - Без гаиләдә өч бала үстек. Сугыш башланганда миңа 15 яшь кенә иде әле. Авылдагы ирләрне фронтка алгач, колхоздагы иң авыр эшләр хатын-кызлар һәм безнең кебек үсмерләр җилкәсенә төште. Урамда кырык градустан да артык салкыннар, ә без окоп казырга йөрибез. Карамасар, соңрак Мари Иленең Лебединский авылы янында нарат урманнарында ачлы-тук­лы килеш агач кисүләр бер дә җиңел булмады. Мари ягында эшләгәндә, җирле халык бәрәңге ашатып, безне ачтан үлүдән коткарып калды. Кышкы салкыннарда озак вакыт юынмагач, барыбызны да бет бас­ты. Өйгә кайткач алардан көчкә арындык, - дип искә алды әби яшьлек елларын.
    Сугыштан соң да авыр тормыш йөген тарта башлый. Мария апа 1956 елда Ябалак авылы егете Василий Теплов белән гаилә кора. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып бер-бер артлы уллары Николай, Геннадий һәм кызлары Галина дөньяга килә.
    - Безнең әти-әни бик эшчән булды. Сугыш башланганда әти кечкенә булган әле, ул 1932 елгы. Әмма балачакларын сугыш урлый шул, кая ул уйнап йөрүләр. Кул арасына иртә керә башлаган малай, бераз үсә төшкәч, механизатор һөнәрен үзләштерә, Бәрлебаш урман хуҗалыгында, аннары колхозда озак еллар механизатор булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, пекарнядан авылга ипи ташыды. Хәзер аның бакыйлыкка күчкәненә дә ун ел вакыт үтте. Әниебез башта колхозда төрле эштә йөри, аннары тугыз ел Бәрлебаш урман хуҗалыгында, соңрак колхозда өч ел умартачы булып эшләде. Алар эштә чакта без өйдәге эшләрне ялт иттереп куя идек, - дип искә алды әнисен юбилее белән котларга Ульян шәһәреннән кайткан улы Николай.
    Мария Николаевна соңгы елларда салкын кышны Казанда яшәүче улы Геннадий гаиләсендә үткәрә. Әбигә тормыш иптәшен генә түгел, 49 яшьлек кызы Галинаны да җирләргә туры килгән. Аның ике кызы ятим калган. Алар еш кына әбиләренең хәлен белеп китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: