Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багайда үткән авыл җыеннан репортаж

    Багай Озакламый районыбыз хуҗалыкларында эшләүче савымчылар, терлекчеләр, белгечләр, гомумән, барлык авыл хезмәтчәннәрен район үзәгендәге "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында очрата башларбыз. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җыеннарында, шул исәптән Багайда да, шулай дип белдерде. Ил табынын баетучыларның сәламәтлеге кадерле, алар да тренажер залы, бассейн, саунаның рәхәтен күрсеннәр, авыр хезмәттән соң...

    Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецованың халык җыенында ясаган чыгышы да презентация белән бергә үрелеп барды. 2015 елда җирлектә ниләр башкарылырга тиеш булган һәм ул ничек үтәлгәнлеге экранда ачык чагылды. Экранның бер ягында - иске юллар, һәйкәлләр, зират тирәләре, колонкалар, ә икенче ягында - яңартылганнан соңгы күренеше. Ел дәвамында зур эшләр башкарырга монда да үзара салым акчасы ярдәм иткән. Багай, Колабирде, Арыслан, Салтыйган авылларында яшәүче сайлау­чылардан җыелган 274500 сум күләмендәге үзара салым акчасын хөкүмәт дүрт тапкырга арттырган һәм өстәп 1098000 сум акча биргән, шулай итеп, гомуми сумма 1372500 сумга җиткән. Бу акчага Багайда - ике, Арысланда, Колабирде дә берәр янгын сүндерү гидранты куелган. Салтыйганда Инеш чишмәсен чис­тартканнар, илебезгә Бөек Җиңү алып килүчеләрнең якты истәлегенә Арысланда яңа һәйкәл төзелгән, ә Багай, Салтыйгандагы һәйкәлләр төзекләндерелгән. Салтыйган, Колабирде, Арыслан авылларында зират тирәләре тотып алынган һәм тәртипкә китерелгән. Үзара салым акчасы булмаса, бер ел эчендә, бигрәк тә кризис елында, шулкадәр эш башкара алырлар идеме икән? Юктыр, мөгаен. 2015 ел башында узган халык җыенында Багайда Совет урамында юл төзү, Салтыйганда Ленин урамында вак ташлы юл салу планга кертелгән булган һәм алар тулысынча башкарылган. Колабирде авылы халкы да, ниһаять, юллы булу шатлыгын кичергән: республика программасы буенча авылга кадәр өч чакрым озынлыкта вак таш юл салынган. Монда электр баганаларын да алыштырганнар, яңа электр линия­ләре сузганнар.
    - Безнең авыл өчен күп эшләнде. Авылыбыз матур урынга урнашкан, без аны яратабыз, анда тырыш халык яши. Халык тормышын ях­шыр­ту өчен тырышып эшләүчеләргә рәхмәт сүзләреннән башка тагын ни әйтәсең! - диде Колабирдедәге ферма мөдире Валентина Катомина.
    - Авыл җирлеге эшчәнлеген уңай бәялим - диде әле пенсиядә булса да эшләп йөрүче Мария Погодина. - Хезмәт хакларын бирү дә җайлашыр, илләр-көннәр генә тыныч булсын.

    Хуҗалыкта хезмәт хакларының тоткарлану сәбәп­ләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, район прокуроры Руслан Заһретдинов та аңлатты. Бу юнәлештә уңай үзгәрешләр бар инде. Хезмәт хакларындагы тоткарлыкны бетерү буенча җитәкчелек тарафыннан максатчан эш алып барыла. Бу мәсьәләне район прокуратурасы да үз контроленә алды. Соңгы дүрт-биш елдагы корылык көтелгән продукцияне алырга мөмкинлек бирмәде. Ә кыр эшләрен барыбер алып барырга кирәк. Инвестор зур күләмдә кредитлар түләргә мәҗбүр. Бездә бер генә ферманың да ябылганы юк. Терлекчеләр җитешмәү сәбәпле, Багай якларындагы фермаларга күрше Танай, Мамадыш авылларыннан килеп эшлиләр. Җыенда 2016 елга яңа бурычлар билгеләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: