Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багайда үзара салым акчасы ярдәмендә җәяүлеләр өчен күпер төзелә

    Үзара салым программасының авыллар файдасына эшләвенә анда яшәүче халык елдан-ел күбрәк инана.

    Биредә үзара салымны быел да үзләренә уңайлыклар тудыру өчен кулланалар - авылны икегә бүлүче елга аша күпер төзелә. Студеный елгасы аша салынган җәяүлеләр өчен күпер Үзәк һәм Совет урамнарын тоташтырачак. Төзелеш эшләрен Кайбыч торак-коммуналь хуҗалыгы башкара һәм моның өчен 284 мең 271 сум акча каралган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: