Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багайдан Тамара Шулаева «Савымчы булып эшләмәсәм, Германия, Австрия, Италияләрне күрер идемме икән?

    “Алтын кырлар” агрофирмасының Багай авылындагы фермасы савымчысы Тамара Шулаева 4- 17 ноябрь көннәрендә Германиянең Мюнхен шәһәрендә “Авыл яшьләре белән эшләү нигезләре” темасы буенча стажировка узып кайтты.

    Аларны Австрия, Италиягә дә алып барганнар. Чит илләрдә йөреп кайткан яшь савымчы хезмәттәшләренә сувенирлар да бүләк иткән. Тамара Шулаева бу уңышка зур тырышлыгы аркасында иреште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән “Һөнәре буенча иң яхшысы” бәйгесендә берничә ел катнашып, 2018 елда беренче урынны яулады ул. Ә бәйге нигезләмәсе буенча төрле номинацияләрдә беренче урынны яулаучыларны Германиягә стажировкага җибәрәләр. Без сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, Тамара сөйләгәннәрне тәкъдим итәбез.

    – Әлеге сәяхәт миндә бик күп истәлекле тәэсирләр калдырды. Әгәр дә савымчы булып эшләмәсәм, күпләр әле хыялында гына йөрткән чит илләрне кайчан да булса барып күрә алыр идемме икән? Юл, яшәү чыгымнарын да оештыручылар үз өсләренә алды. Моңа кадәр чит илгә барганым булмады, шуңа да чит ил паспортым да юк иде. Аның артыннан бик озак йөрисе булыр инде дип борчылган идем. Әмма юкка хафаланганмын. Аны Олы Кайбычтагы күпфункцияле үзәктә кыска вакыт эчендә эшләп тә бирделәр. Германиягә узган елгы бәйгедә үз һөнәрләре буенча җиңүгә ирешкән 12 кеше бардык. Алар Түбән Кама, Апас, Кама Тамагы, Биектау, Баулы һәм башка районнардан иде. 4 ноябрьдә иртәнге сәгать җидедә Казан аэропортыннан Мәскәүгә, аннан Мюнхен шәһәренә очтык. Минем үз гомеремдә бер тапкыр да самолетта очканым юк иде. Башта бераз курку хисе дә булды. Болытлардан өскә күтәрелгәч, үзеңне ап- ак океан өстендәге кебек хис итәсең. Ул матурлыкны гади сүзләр белән генә аңлатыр¬лык түгел. Безне Мюнхен шәһәрендә җитәкчебез Александр Климовских каршы алды. Беренче көнне кунакханәгә урнаштык, ял иттек. Икенче көннән башлап,  фермалар белән таныштыра башладылар. Германия¬дә бездәге кебек коллектив хуҗалыклар юк, авыл хуҗалыгында фермерлар үз продукциясен җитештерә. Аларның фермаларында беренче катта маллар тотылса, икенче катында кафе эшли. Фермада чиста, тәртип урнаштырылган. Терлекләрне рацион буенча ашаталар, азык¬ларын төрле катнашмалар белән баеталар,  аларда продукция җитештерү югары. Фермерлар эш алымнары турында сөйләделәр, телләрен аңламыйбыз,  шуңа да тәрҗемәчеләр гел безнең янда булды. Регенсбург районында кәҗәләр фермасында булдык. Төшке аштан соң сөт җитештерү белән шөгыльләнүче ферманы карадык. Без ике атна буена гел терлекләр янында гына йөрмәдек, әлбәттә. Германиянең русча сөйләшүче яшьләр берлеге бюросында яшьләр белән очраштык. Төшке аштан соң, Европа Союзының дәүләт киңәшчесе, Бавариянең азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык министры, агросәнәгать өлкәсендә Россия – Германия диалогы җитәкчесе Мартин Шусслер белән очраштык. Соңыннан Мюнхен шәһәре буйлап экскурсия оештыр¬дылар. Шәһәр бик матур, анда элекке архитектура һәйкәлләре бик күп. Крестьян базарында булдык. Хермансдорф авылында ит-сөт продуктлары җитештерүче фермер хуҗалыкларын, пекарняны карадык. Кичке аштан соң “МозгоБойня в Мюнхене” дип аталган бик кызыклы уен уйнаттылар. Кыскасы, безнең һәр көнебез минутлап бүленгән иде. Бер көнне Пегниц шәһәренә алып бардылар. Анда авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә, Франкон тарлавыгында экскурсиядә булдык. Германия¬дән Австрия¬нең Зальцбург шәһәренә алып бардылар. Италиянең Верона шәһәренә җиде сәгать дәвамында ике катлы автобуста бару үзе бер могҗиза булды. Германиядә Альп тавында Людовик II яшәгән замокны карадык. Әлеге сәяхәттән алган кичерешләрне гади сүзләр белән генә тасвирлап бетерерлек түгел. Гомергә истә калырлык шундый сәяхәт оештырулары өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, миңа шушы бәйгедә катнашу мөмкинлеге биргән үзебездәге җитәкчеләргә рәхмәтем зур. Анда туплап кайткан тәҗрибәне көндәлек эштә дә кулланырга мөмкин. Безгә әлеге курсларда булганлыкка сертификат та бирделәр.    
    Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшьләргә шуны әйтәсем килә: һөнәри бәйгеләрдә актив катнашырга кирәк! Беренче елны уңыш елмаймаса, күңелне төшермичә, кабат аңа әзерләнә башла! Мин дә бәйгедә өченче катнашуымда гына җиңдем бит.
    Тамарадан эш сәгать¬лә¬рен¬нән соң буш вакытларын ничек үткәрүе белән дә кызыксындым.
    –Мин мәктәптә укыганда ук спорт белән шөгыльләнә идем. Хәзер дә үземне формада тотарга тырышам. Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексына йөрим, йөзү буенча ярышларда катнашып, призлы урыннар да алганым булды.
    Авылдан читкә китү турында уйлаганың булмадымы? дип сорадым аннан.
    – Туган авылымны, аның кешеләрен, хезмәтемне яратам. Шуңа да читкә китү турында уемда да булмады. Хәзер яшьләр фермага эшкә барырга ашкынып тормый. 2012 елдан бирле үткәрелүче бу бәйге язмышларын туган җирләре белән бәйләгән авыл хуҗалыгы белгечләрен кызыксындыру максатын күздә тота да инде. Республикабызда авыл яшьләре арасында үткәрелүче иң абруйлы бәйге бу,  – диде ул.
    Тамара  кебекләр күбрәк булса, авыл яшәр.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: