Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бал спасы

    1-6 август көннәрендә Казан шәһәрендәге Спорт сараенда "Бал спасы" дип аталган күргәзмә-ярминкә үтте. Анда илебезнең төрле почмакларыннан килгән күпсанлы православие храмнары һәм монастырьлар, фермер хуҗалыклары төрле сорттагы бал тәкъдим итте.

    Ярминкә барышында Спорт сарае каршында урнашкан спас мәйданчыгында халык хор төркемнәре, балалар бию мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады. Әлеге чарада безнең районнан «Җимерелмәс дивар» дип исемләнгән яшьләр төркеме, җитәкчеләре Надежда Ермолаева, педагог Алена Губеева, методист Александр Бичарин да катнашты. Аларның барысы да үзләренең эчтәлекле чыгышлары өчен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга да күргәзмә-ярминкә җитәкчелеге сәнгатьне үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен Мактау кәгазе тапшырды. Ахырдан чарада катнашучылар өчен Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы буйлап экскурсия үткәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: