Балачак хатирәләрен Кайбыч мәктәбен 1964 елда тәмамлаучылар барлады

Авылларда Сабантуйлары гөрләгән көнне без, Олы Кайбыч урта мәктәбен 1964-1966 елларда тәмамлаучылар, классташлар очрашуына җыелдык.
Бу очрашу мәктәпне 1964 елда тәмамлаучылар өчен аеруча тансык иде. Ни өчен дисәк, безнең мәктәп белән саубуллашып, зур тормыш юлына аяк басуыбызга илле ел тулган икән, ләбаса. Әйе, әйтүе генә җиңел, мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле һөнәр сайлап, очып таралышкан кошлар сыман төрле якларга барып төпләнүебезгә дә ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Ул елны мәктәпне ике параллель класс тәмамлады. Берсе рус, икенчесе татар классы иде. Сыйныфташларыбыз бик көчле иде, барысы да яхшы укыды. Аларның берсе мәктәпне алтын, икесе көмеш медальгә тәмамлады. Күбесе, югары уку йортларында белем алып, зур урыннарда эшләде. Әле хәзер дә хезмәт юлын дәвам итүчеләр бар. Сигезенче класска төрлебез төрле авыллардан җыелсак та, классыбыз бик дус, тату, оешкан иде. Классыбыз белән Мөсәлия апа җитәкчелек итте.
Классташлар очрашуы күңелле һәм җанлы үтте. Әйтерсең лә хәзерге тормыштан үзебезнең онытылмаслык яшьлек елларына әйләнеп кайттык, балачак хатирәләребезне барладык. Дөрес, классташлар белән ара-тирә очрашкалаган булды. Әмма андый очрашу бу дәрәҗәдә дулкынландыргыч булмый икән ул. Үзара очрашканда аерым мизгелләр генә искә тешә, ә күмәк очрашу үзе бер тарих икән. Безгә белем биргән укытучыларны искә алып, аларның нинди көчле булган икәнлекләре турында да сөйләштек. Укытучыларыбыз Иван Захарович, Дарья Федорова, Виктор Мартынов, Флера Хәкимова, Сәит Закиров, Салих Баһавиевны барыбыз да яхшы хәтерли булып чыкты. Алар безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән, төн йокыларын да кызганмыйча хезмәт иткәннәр. Без аларга бик тә рәхмәтлебез. Бу якты дөньядан киткәннәренең авыр туфраклары җиңел булсын, исәннәренә саулык-сәламәтлек, озын гомер бирсен, Ходай.
Без кайда гына яшәсәк тә, бер-беребезне искә алып онытмаска һәм киләчәктә тагын шулай очрашырга сүз куештык. Әлеге очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә янып йөргән Рәшит Ярхәмов һәм Гөлнур Кәлимуллинага рәхмәтебез чиксез. Безнең янга кайта алмаучылар белән киләчәктә очрашырга язсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16400
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.25700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.19300
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16800
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.29400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.93100
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43700
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14800
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.10200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.25700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.19300
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13900
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.10200
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика