Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Балаларның мәгарифкә хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итү уздырыла

    27 декабрьдә Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча департамент җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова балигъ булмаган балаларның мәгарифкә хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итә.

    Кабул итү Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы 61, 2 нче кат) булачак. (843)236-61-64 номеры буенча алдан язылырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: