Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Балыкчылар күчтәнәче

    Федоровское авылында урнашкан район Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр тирә-юнебездә мәрхәмәтле, игелекле кешеләрнең күп булуына даими инанып яши.

    Әле шушы көннәрдә генә "Балык хуҗалыгы" директоры Гомәр Җамалетдинов якынлашып килүче Халык­ара өлкәннәр көне уңаеннан аларга күчтәнәчкә үз хуҗалыкларында үрчетелгән балык китерде, көннәре күңелле узсын дип, магнитофон бүләк итте. Дөрес, биредә гомер кичерүче әби-бабайлар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерми, алар өчен барлык шартлар да тудырылган: тамаклары тук, бүлмәләре җылы, уңайлы, шәфкать туташы да яннарында. Өлкәннәргә иң мөһиме - аралашу. Шуңа да һәр кешене шатланып каршы алалар, рәхәтләнеп сөйләшәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: