Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бәрлебашы һәм Федоровское мәктәпләре укучылары «ЭКОдулкын» VII форумында катнашты

Бәрлебашы һәм Федоровское мәктәпләре укучылары Александра Козлова белән Олеся Дунаева «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узган ТР яшьләр экологик оешмаларының «ЭКОдулкын» VII форумында катнашты.

 Бу хакта «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Илүсә Карипова хәбәр итте.

Форум Татарстан Республикасы яшьләренең табигатьне саклау һәм экологик агарту өлкәсендәге эшчәнлеген үстерүгә булышлык итү, хакимият, җәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар тудыру максатында үткәрелде.

Форум программасы бик бай булды. Ул Татарстанда экологик проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә экспертлар белән очрашулар, командаларда, интеллектуаль турнирларда һәм интерактив мәйданчыкларда эшләү, белем бирү блоклары, экология буенча кейс мәсьәләләрен хәл итүне үз эченә алды. Александра һәм Олеся Идел көненә багышланган өмәдә дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев