Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Барлык авыл фельдшерлары да Роза кебек булсыннар иде!» - дип яза газета укучыбыз

    Тормыш юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Шуларнын берсе авылыбызның фельдшеры Роза Тимергалиева. Роза, медицина училищесын тәмамлап, 1984 нче елда Борындыкка килен булып төшә. Шул вакыттан бирле инде менә 32 ел авыл халкының сәламәтлеген саклый.

    Авырып сырхауханәгә барсаң, чиреңә карап төрле табибка күренәсең: хирург, терапевт, невролог... Андагы шәфкать туташлары табиб кушканны гына эшли. Ә безнең Розага үзенә диагноз да куярга, дәваларга да туры килә. Операциядан сон тәнем бозылды. Розаны чакырдым. «Операция әйбәт узган, егылдыгызмы, әллә салкында утырдыгызмы, сездә герпес, сырхауханәгә барырга кирәк», - диде. Ял көне иде, шулай булса да район үзәгенә киттек. Дежур врач хирург Алексей Русов каршы алды безне. Тәнемне карагач, ул да шул ук диагнозны әйтте. Үземнең андый авыру турында ишеткәнем дә юк иде, ә Роза белә булып чыкты, ничек дәвалыйсын да әйтте. Анын тәҗрибәсе зур шул. Ул көчен кызганмый эшли. Күп авырулар Розаны төнлә дә чакыра, ул бара, авыруларга ярдәм итә. Аңа районга еш барырга туры килә: әле жыелыш, әле отчет, әле даруларга. Юлда очраган машинада Олы Кайбычка барып кайту җиңел түгел. Кайтуына әле авырулар көтеп тора. Хәзер фельдшерларга бигрәк тә авырга туры килә, чөнки авылда ялгыз әби-бабайлар күп. Әле соңгы вакытта гына да авылыбыздагы унлап карт кеше үлеп, аларның парлары ялгыз калды. Һәр йортта телефон бар, хәзер чакырып алалар. Роза тормыш иптәше Наил белән ике малай, бер кыз үстерделәр. Алар бик тырыш, акыллы балалар булып үстеләр. Хәзерге вакытта өчесе дә Казан шәһәрендә яши.
    Миңа да, бөтен авыл халкына да күп яхшылыклар эшләгән кеше ул Роза. Аркам авырта башлаган иде, массаж билгеләде, уколны да өйгә килеп ясый. Хәзер ишетми башладым, колакларым томаланды. Кабаттан Розаны чакырдык. Ул мине карап, колагымны өйгә килеп юдырды. Хәзер яхшы ишетәм, рәхмәт яусын аңа.
    Барлык авыл фельдшерлары да Роза кебек булсыннар иде. Аңа сәламәтлек, эшендә зур уңышлар, гаиләсенә иминлек телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: