Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Башкалар язмышына битараф булмаган кайбычлылар Бортастан Сәйдә һәм Хәбир Гайфуллиннар кебек игелекле гамәлләр кыла ала

    Сәйдә апа бүлмәгә үзе белән бергә әллә никадәр җылылык, ягымлылык алып килеп керде. Табигатенә хас тыйнак елмаюыннан ук күренеп тора: тагын балаларны сөендерергә килгән!

    - Бу юлы озакладык әле. Олы кешенең сәламәтлеге быелгы һава торышы кебек бит ул: әле буранлый, әле кояш елмая. Кичтән әллә ничә көн сезнең яныгызга киләбез дип, тәгаенләп ятабыз, тик иртән машина юлын кар каплаган була. Бик салкын көннәрдә җылы өебездә утыр­дык. Безнең өйдә рәхәт, ә җылы киемнәре булмаган балалар туңганнардыр мөгаен...
    Кием белән генә түгел, кайгыртучан булулары, башкалар борчуын үзләренеке итеп кабул итә белү сәләте белән дә җылыта мондыйлар. Игелекле гамәлләре дә әйләнә-тирәдәгеләрдән аерылып тору, үз-үзләрен күрсәтү максатында түгел, ихлас күңелдән, чын йөрәктән башкарыла. Балалар тәрбияләү, аларның өс-башларын бөтен, тамакларын тук итүнең куанычлы мәшәкатьләре таныш аларга. Биш бала үстереп, аякка бастырган Гайфуллиннар. Чорларның да төрлесен кичергәннәр. Баштарак, эше бихисап чакта, акчасы булмаган, соңрак, инде хезмәт тиешенчә бәяләнә башлагач, кибет киштәләре бушап калган. Ә үсә торган баланың киемгә ихтыяҗы илнең икътисадына карап тормый. Ул ихтыяҗ ел фасылына һәм табигать шартларына бәйле. Менә хәзер, ниһаять, урамнар кар патшалыгын хәтерләткәндә, җылы киемнәр, бүрек-бия­ләйләр кирәк. Киез итексез, җылы эчле ботинкасыз да кышкы урам матурлыгы белән озак хозурланып булмый. Аяк киемең кысса, дөньяның киңлеге күзгә күренми бит ул...
    Хәбир абый белән Сәйдә апа алып килгән кышкы киемнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга күпме шатлык­лы мизгелләр бүләк итәчәк әле...
    Бортасның хөрмәтле өлкәннәренең әлеге игелекле эшкә алынуларына дистә елга якын инде. Әти-әниләренең матур үрнәгенә төрле шәһәрләрдә үз гаиләләре белән яшәүче балалары да кушылган. Төпчекләре Миләүшәнең ире ягыннан Мәскәүдә, хәтта Америкада яшәүче туганнары да, кулланышта булып, яхшы хәлдә сакланган киемнәрен җибәреп торалар. Балалар бик тиз үсеп китә, киемнәр тузарга өлгерми хәзер.
    Ә мохтаҗлар шактый. Райондагы күп балалы гаиләләрдә генә дә 700 гә якын бала тәрбияләнә. Ялгызлары гына бала үстерүчеләр, хезмәт хаклары белән очны-очка ялгаучылар да бар. Боларга аз керемле гаиләләрдәгеләрне, туендыручыларын югалтучыларны өстәсәң....
    Кыскасы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге социаль кибеткә китерелгән киемнең һәркайсына хуҗа табыла. Башкалар язмышына битараф булмаган кешеләр дә күбрәк табылсын иде....

    Ә кылган яхшылыкларыннан канәгатьләнү хисләрен кичереп, тагын да яшәреп киткән Сәйдә апа белән Хәбир абый, үзләре белән бергә олыгаючы җиңел машиналарында кайтыр юлга кузгалдылар. Гомер буе хуҗалыкның алдынгы шоферы булган әтиләренә, эштән туктагач, балалары җыелып алып биргән машина ул. Карап, җайлап торгач, бүген алган кебек. Югыйсә, яше шактый икән инде. Бу көннәрдә Хәбир абый 83 яшен тутыра. Барысы бергә җыелгач, әйтер сүз әзер: күчтәнәчләр ияләренә барып җитте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: