Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • БДИ куркытамы? Кайбыч укучылары һәм кукытучылары зур сынауга әзерләнә

    Урамда март. Гөрләвекләр ага, кояш кыздыра, укучыларга ялкаулану килә торган чак җитте дип, мартны каршы ала иде безнең укытучылар. Ә хәзер хәлләр башкача, язга карата сәясәт бөтенләй үзгәрде: март җитә, димәк, бердәм дәүләт имтиханнарына тагы да көчлерәк итеп әзерләнә башларга кирәк, сынау көннәренә күп калмады!

    2009 елдан башлап, БДИ мәктәп тәмамлау турындагы таныклык алуның һәм вузларга кабул итүнең бердәнбер формасы булып санала. Менә шул чордан әти-­әниләрнең, укытучыларның, ни кызганыч, хәтта укучы балаларның да тынычлыгы югалды: репетиторлар яллау, психологларга мөрәҗәгать итү, гаделлек һәм гаделсезлек темасына көчле бәхәсләр башланды. Яңа уку елы җитүгә, ил күләмендә БДИга әзерлек старт ала. Патша армиясенә 25 елга хезмәткә киткән солдатка мөрәҗәгать иткәндәй, чыгарылыш класс укучыларына төбәп, аның бит быел БДИ елы дип карый башлыйлар. Шулай итеп, һәрберебезнең аңында ниндидер бер куркыныч имтихан, гизеп чыгып булмаслык каршылыклар барлыкка килә.
    Шушы көннәрдә Ульянково мәктәбендә "Класс җитәкчесенең гаилә белән мөнәсәбәтләрдә психологик һәм педагогик эшчәнлеге" дигән темага семинар булды. Ул ике өлешкә бүленгән иде. Класс җитәкчеләре "ГИА тапшырганда һәм әзерләнгәндә уңыш формуласы" шигаре астында узган класс сәгате карады. Анда укучылар һәм әти-әниләр катнашты. Ачык дәрестә балаларның имтиханнарга әзерләнгәндә нинди авырлыклар кичерүләре, бу процесста әти-әниләрнең балага ышаныч белдереп, төп ярдәмче булырга тиешлеге күрсәтелде. Имтихандагы уңышның 50 проценты укучының күңел күтәренкелегенә бәйле дигән нәтиҗә ясады психолог Елена Скворцова. Укучылар һәм әти-әниләрне берләштереп ачык дәресне оештыручы Татьяна Развалова фикеренчә, гаилә - бала өчен һәрчак төп терәк булып тора, баланың бу сынауны узып чыгасына якыннары ышаныр­га, булышырга тиеш.
    Мәктәпнең икенче өлешендә Кайбыч психология­- педагогика үзәге җитәкчесе Людмила Федотова тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларына психологик тренинг үткәрә иде. Монда да сөйләшү күбрәк бердәм дәүләт имтиханнары турында барды. Укучыны ничек аңларга, күңелендә нинди психологик халәт барганны алдан ничек билгеләргә, бу имтиханның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты алар. Ә ахырдан, ике төркем бергә кушылып, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белән берлектә уртак сөйләшүгә җыелды. Монда инде авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче балаларга мәктәпнең ничек ярдәм итә алуы, укытучының гаилә белән бала арасындагы роле турында җитди әңгәмә булды.
    Әйе, балаларның күп вакыты мәктәптә уза. Тирә-юньгә, килеп туган хәлләргә мөнәсәбәтне дә күп очракта мәктәп формалаштыра. Бала өчен уңыш формуласы ул, әлбәттә, мәктәп+гаилә=гармония­ле мөнәсәбәтләр. Шулай булганда БДИ да, башка сынаулар да әллә ни куркыныч түгел. Иң мөһиме, бала күңеленә курку салмаска, башкалардан ким булмасын өчен генә имтихан баллары, уку йортлары исемлеге артыннан кумаска кирәк.
    Ә укучыларга мин шуны әйтер идем:
    Әгәр имтиханны бирә алмасаңмы?! Бер ни дә булмый. Икенче тапкыр биреп карау, яисә булган баллар белән килешү мөмкинлегең бар. Тормышта мөмкинлекләр бик-бик күп. БДИ шуларның берсе генә. Ә син рәхәтләнеп башка юлны сайлый аласың. Уңыш­лар, сиңа БДИ бирүче яшь дустым! Укудан артта калмаган, даими мәктәп программасын өйрәнеп барган һәркемнең БДИны тапшыру мөмкинлеге бар. Шуны онытма!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: