Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бердәм дәүләт имтиханы турында кайбычлылар нәрсә белергә тиеш?

    Урамда - май, димәк, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чорга - имтиханнарга да озак калмады. Ә аны үткәрү тәртипләре елдан-ел үзгәреп тора.

    Укучыларны

    имтиханнарга алдан әзерләү мөһим.

    Без, дәүләт аттестациясен уздыру тәртипләре турында сөйләүне үтенеп, мәгариф бүлегенең укыту дисциплиналары методисты Марина Русовага мөрәҗәгать иттек.

    - Быел 11 сыйныфны 128 укучы тәмамлый. Алар, беренче мәртәбә, дәүләт аттестациясенә (ГИА) керү шарты буларак, инша язды. Барлык укучыларга да "зачет" тамгасы куелды. Исегезгә төшерәбез: бердәм дәүләт имтиханына (ЕГЭ) бары тик академик бурычлары булмаган һәм гомуми урта белем программасы буенча укыту планын тулысынча узган укучылар гына кертелә. Имтихан үткәрү пункты булып безнең районда Олы Кайбыч урта мәктәбе санала. Аны металл предметларны ачыклаучы җайланмалар, видеокүзәтү чаралары белән җиһазлыйлар. Видеоязмалар имтиханнан соң өч ай узганчыга кадәр саклана. Укучылар 1 февральгә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза язды. Алар ике фәннән - рус теле һәм математикадан имтиханны - мәҗбүри, унысыннан үзләренең теләге буенча бирәчәк. Укучыларның 17се - физиканы, 14е - химияне, 37се - биологияне, 12се - тарихны, 43е җәмгыять белемен, 1се - информатиканы, 2се географияне, 2се рус әдәбиятын, 1се - инглиз телен һәм 5се татар телен сайлады.

    Имтиханга - паспорт белән

    Аттестация көнендә имтихан тапшыру пунктына бердәм дәүләт имтиханы хезмәткәрләре һәм укучылар бары тик паспорты, яисә вәкаләтләрен раслаучы икенче төрле документы булган очракта гына кертелә. Керүчеләрне оештыручылар һәм полиция хезмәткәрләре тикшерә. Имтихан материалларын дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары имтихан кабул итү пунктына имтихан тапшырыласы көнне китерә.

    Аттестация алдыннан инструктаж үткәрелә

    Имтихан башланыр алдыннан оештыручылар укучыларга инструктаж үткәрә, шулай ук имтихан үткәрелү тәртипләрен, экзаменның күпме дәвам итүен, дәүләт аттестациясе (ГИА) кагыйдәләре бозылу, куелган баллар буенча аппеляциягә бирү тәртипләре, экзаменнан чыгарылу очраклары, шулай ук дәүләт аттестациясе нәтиҗәләре белән танышу урынын һәм вакытын аңлата. Караламадагы һәм КИМдагы язулар эшкәртелми һәм тикшерелми.

    Имтиханга кемнәр керергә хокуклы?

    Имтихан тапшыру пунктына, теләге булган очракта, билгеләнгән тәртиптә аккредитация үткән массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, җәмәгать күзәтчеләре керә ала. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре аудиторияләрдә укучылар теркәү поляларын тутырганчыга кадәр генә була ала. Бер аудиториядә бары тик бер генә күзәтүче булырга тиеш.

    Имтихан башлаганчы имтихан тапшыру пункты җитәкчесе укучыларны һәм оештыручыларны аудиторияләргә бүлә. Оештыручылар һәрбер аудиториягә икәү туры килергә тиеш. Имтихан барышында оештыручыларның бер өлеше, имтихан тапшыру пунктының этажларында булып, имтиханга катнашы булмаган кешеләрне күзәтеп торырга тиеш. Имтихан бирүчеләр урыннарына бүленгән тәртип буенча утыра. Теләсә кайсы урынга утыру рөхсәт ителми.

    Имтихан тапшыру пунктында нәрсә тыелган?

    Имтихан вакытында укучыларга бер-берсе белән сөйләшергә, аудиториядән чыгарга, пунктта иркенләп йөрергә рөхсәт ителми. Аудиториядән бары тик озатып йөрүче белән генә чыга ала. Чыкканда имтихан материаллары һәм караламалары эш өстәлендә калырга тиеш. Имтихан тапшыру пунктына кергәч имтихан тапшырып бетергәнчегә кадәр элемтә чаралары, электрон исәпләү техникасы, фото, видеоаппаратура, белешмәлекләр, язмалар һәм мәгълүмат йөртелүче башка төрле чаралар куллану тыела.

    Имтихан вакыты беткәч, оештыручылар бу хакта хәбәр итә, имтихан материалларын җыеп ала һәм шул ук көнне дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары аларны республика мәгълүмат эшкәртү үзәгенә илтеп тапшыра.

    Әгәр нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булмаса...

    ГИА нәтиҗәләре мәҗбүри фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханын тапшырган вакытта (математикадан бердәм имтиханны база дәрәҗәсендә тапшырудан тыш) минималь баллдан да кимрәк балл җыймаган һәм математиканы база дәрәҗәсендә тапшырганда өч баллдан да (минималь балл) кимрәк билге алмаган вакытта гына канәгатьләнерлек дип таныла. Дәүләт аттестациясе (ГИА) тапшыручы уку предметларының теләсә кайсыннан канәгатьләнерлек булмаган билге ала икән, имтиханны шул елда яңадан тапшыра ала. Ләкин бер генә мәртәбә.

    Дәүләт аттестациясен узмаган яисә канәгатьләнмәслек билге алган, яисә кабат тапшырганнан соң да әлеге предметларның берсеннән канәгатьләнмәслек билге алган укучыларга агымдагы елда яңадан тапшыру хокукы бирелә. Ләкин беренче сентябрьдән дә иртә түгел.

    Имтихан пунктыннан китмичә

    апелляция бирү

    Дәүләт имтиханын тапшыру тәртипләре бозылу турында апелляцияне укучы дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзасына имтихан тапшыру пунктыннан чыкмыйча да бирә ала. Куелган баллар белән килешмәү турында апелляция билгеле бер предметтан имтихан үткәрелеп ике көн узгач бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: