Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Бердәм Россия” партиясе туган көнен билгеләп үтте

    Кышның беренче көнендә "Бердәм Россия" партиясе үзенең туган көнен билгеләп үтте. Бу көнне Кайбычта партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, барлык авыл җирлекләрендә дә халыкны борчыган сораулар буенча кабул итүләр оештырылды. Аларга партия әгъзалары, депутатлар җавап бирде. Очрашуга Казан федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов та килгән иде.

    Ә партиянең туган көне алдыннан, 30 ноябрьдә Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең конференциясе узды. Бу форумда безнең районнан партиянең җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин, сәяси Совет әгъзасы Сергей Лазарев делегат буларак катнашты. Анда шулай ук сәяси Совет әгъзасы Рәмис Хәялиев һәм партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да чакырылган иде. Бу конференциядә сентябрьдә узган сайлауларга йомгак ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: