Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Бердәм Россия”нең туган көне уңаеннан 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы уза

    “Бердәм Россия”нең туган көне уңаеннан 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы уза.

    ТР Дәүләт Советы депутатлары – Илшат Гафуров кайбычлыларны партиянең җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 28 ноябрьдә 10.00–11.00 сәгатьтә,  Фәнил Баһаветдинов 11.00–12.00 сәгатькә кадәр тыңлаячак.Багай, Олы Подберезье, Олы Урсак, Кошман, Колаңгы, Кече Мәме, Мәлки, Мөрәле авыл җирлекләре башлык¬лары халыкны үзләрендә 8.00–16.00 сәгатькә кадәр кабул итә. 29 ноябрьдә партиянең кабул итү бүлмәсендә 8.00–9.00 сәгатьтә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, 9.00–10.00 сәгатьтә партиянең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллинага мөрәҗәгать итәргә була. Борындыкта  гражданнарның сорауларына район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев 9.00–14.00 сәгатьтә җавап бирә. Бу көнне Надеждино, Ульянково, Иске Тәрбит, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Чүти һәм Ябалак авыл җирлекләре башлык¬лары да көн дәвамында авылдашларын кабул итәчәк.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: