Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бердәмлек таулар күчерә

    Мәсхүт Таҗетдиновны туган авылы Иске Чәчкабта гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Ул озак еллар Закиров исемендәге җәмгыятьтә мехенизатор булып эшләде, алдынгы комбайнчы булды. Агымдагы елның 14 октябрендә аны Олы Кайбыч авыл җирлеге депутаты итеп сайладылар һәм ул сайлаучыларыннан беренче наказ итеп, чүп-чар ташлау урынына әйләнгән, авылны урталайга бүлеп...

    Әмма бу гына халыкны туктата алмый, чүп-чарны элек ничек түккән булсалар, шулай түгүләрен дә­вам итәләр. Ике ярны тоташтыру проблемасын башкача хәл итеп булганлыгын белгәч, гаҗәпләнергә генә кала. Авылның түбән һәм югары очларында яшәүчеләр озак кы­на җәфа чиккәч, бу хәл­дән чыгу юлын табарга булышуны үтенеп, депутатка мөрәҗәгать итәләр. Моның юлы бер генә: кү­пер төзеп, автомобиль­ләргә һәм җәяүлеләргә юл ачу. Шулай эшлиләр дә. Мәсхүт авылдашларын җыеп, бригада төзи. Башта бөтен чүп-чарны җыеп түккәннәр, төзелеш материаллары да табылган, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ярдәм иткән. Күперне бетоннан эшләгәннәр, плитәләрен тимер угольниклар белән беркеткәннәр, рәшәт­кә­ләрен дә тимер торбалардан ясаганнар, җәяүле­ләр өчен дә чыгу урыны булдырганнар. Хәзер ти­рә-якны тәртипкә китерәсе генә калган, ләкин бу ки­лә­чәк эше. Төзелеш урынына район башлыгы да килеп, биредәге матурлыкны кү­реп киткән, янә­шәдә генә табигый чыганаклар - чиш­мәләр дә бар. Никадәр тырышсалар да, халык аларны томалый алмаган, чишмә барыбер үз юлын тапкан, җир астыннан бәреп то­ра. Бу ма­турлыкны ничек бер­гә­ләп юкка чыгарырга мөм­кин соң? Бүген бер чиш­мә юкка чыга, иртәгә икенчесе... Кешеләрнең битарафлыгы үзебезне чолгап алган дөньяны менә нәрсә эшләтә, ә аннан соң дөнья беткәнне көтәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: