Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Беренче класска укырга баручы кайбычлылар Татарстан Республикасы Президентыннан бүләк алачак

    1 сентябрь- Белем бәйрәмендә беренче класска керүче һәр укучы Татарстан Республикасы Президентыннан бүләк алачак.

    Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, балаларга "Мирас угы" дип исемләнгән китаплар һәм мультфильмлы дисклар әзерләнгән. Алар мәктәпләргә кайтып җиткән инде. Бу китап һәм диск Татарстанның мәдәни- тарихи байлыгын өйрәнү өчен бик кызыклы әсбап булып тора. Ә мультфильм республиканың Милли музеена экскурсиягә килгән Казанның ике укучысы турында. Алар белән нинди кызыклы вакыйгалар булганын балалар сериалны карап беләчәк. Китап та, диск та өч телдә-татар, рус, инглиз телләрендә нәшер ителгән. Китап һәм сериалны гаилә белән бергә укырга һәм карарга киңәш ителә. Кырык ике минут дәвам иткән "Мирас угы" мультсериалы «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәмендә төшерелгән. Бу Россиядәге Кино елында укучыларга ясалган менә дигән зур бүләк! Җыентыкны барлыкка китерүдә йөздән артык белгеч - язучылар, тәрҗемәчеләр, редакторлар, сценарий авторлары, рәссамнар һәм аниматорлар катнашкан. «Мирас угы"ның премьерасы 10 февральдә Татарстанның Милли музеенда булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: