Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Без инде 9 Майга ничә көн калуын саный башладык”,- ди Кече Подберезьеда яшәүчеләр

    Бүгенге чор кешеләре авыр сугыш елларындагы мәхшәрне күз алдына да китерә алмый.

    Үткәннәр белән өлкән буын кешеләре, документлар, гаилә архивлары, истәлекле әйберләр, сугыш еллары фотолары аша гына таныша алабыз. Җиңүгә үз өлешен кертүчеләр һәр гаиләдә диярлек булган. Чөнки ул чорда сугыш җиле кагылмаган бер генә йорт та калмаган. Арабызда яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары – ул елларның тере шаһиты.
    Олы Подберезье авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Оксана Емельянова, мәктәпнең яшь армиячеләре белән без Кече Подберезье авылында яшәүче сугыш ветераннарының тол калган хатыннары Елена Федоровна Болтасева, Мария Сергеевна Артамонова янында булдык. Аларның якыннары, туганнары җылысын, кайгыртуын тоеп яшәүләренә шатланып кайттык. Мәдәният хезмәткәрләре дә өлкәннәрне игътибар үзәгеннән читтә калдырмый. Ветераннар безгә сугыш елларында күргән авырлыклары, тылда алны-ялны белми эшләүләре турында сөйләде. Аларның үзләре турында уйларга вакытлары булмаган. Ватан язмышы хәл ителгән хәлиткеч көннәрдә барысы да Бөек Җиңүне якынайту өчен тырышкан.
    Безнең ветераннар Советы Артамоновлар гаиләсе белән инде күптәннән тыгыз элемтәдә тора. Ике сугышта катнашкан гаилә башлыгы Сергей Николае¬вич исән чагында мәктәпкә еш килә иде. Укучылар үзләре дә өенә гел барып торды. Шул авыр елларның тере шаһиты булган ветеран аларга күп нәрсәләр турында сөйли иде. Хәзер бу йортта нәселләре, гаилә тарихына бәйле тарихи әйберләрне кадерләп сак¬лыйлар. Без аларның 1898 елда туган әниләре Мария Ивановна Артамонованың Казан каймасы төзелешендә катнашуы, өч улының да яу кырында Ватан өчен батырларча көрәшүе хакында белдек. Төпчек уллары Гавриил Сталинград өчен барган сугышта һәлак булган. Павел да аның артыннан ук диярлек фронтка киткән. Дошманга каршы  көрәштәге батырлыклары өчен сугышчан бүләкләргә дә лаек булган. “Халык хәтере” сайтында без аның 1944 елның 15 июлендә III дәрәҗәдәге Дан орденына тәкъдим ителүе хакындагы язманы таба алдык. Анда рота командиры болай дип язган: “...Артамонов дошман көчле ут яудырып торган вакытларда да аларга каршы снаряд яңгыры яудыра иде. Ул утыз немец солдатын һәм ике ут ноктасын юк итте. Аны III дәрәҗәдәге Дан орденына лаек дип саныйбыз”. Көнчыгыш Пруссия территориясендә каты сугышларда күрсәткән геройларча батырлыгы өчен, 1945 елның февралендә “Кызыл йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
    Тәҗрибәле снайпер, радиотелеграфчы да булган кече улы Сергей “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләренә, II дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденына лаек булган. Мария Ивановна улы Павелның орден белән бүләкләнүе турында командованиедән җибәрелгән рәхмәт хаты аша белә. Әнисе үзе дә хатны җавапсыз калдырмый, фронтка хат яза: “...Улым Павелны дошманнарны юк иткәнче аяусыз кыйнарга өндим! Ул алардан абыйсы Гавриилның үлеме, Сережаның яралануы өчен дә үч алырга тиеш”. Аның ике улы да сугыштан исән-сау әйләнеп кайта һәм тулысы белән колхоз эшенә чума.
    Сугыш ветераны Сергей Артамоновның хатыны Мария Сергеевнаны кызлары, оныклары яратып карый. Ә ул үзе тормыш иптәше, Ленинград өчен барган сугышта һәлак булган әтисе турындагы хатирәләрне әледән-әле барлый. 9 Май – Җиңү көнендә авыл урамнары буйлап “Үлемсез полк” белән бер сафта узу өчен фотолар  да әзерләп куйганнар.
    Илебезгә миллионлаган корбаннар алып килгән сугыш уты бүтән беркайчан да кабынмасын! Сугыш каһарманнары турындагы истәлекләрне кадерләп сакларга, буыннардан-буыннарга тапшырырга тиешбез.

    Екатерина ЕЛИСЕЕВА,
    Олы Подберезье авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе, мәктәп музее җитәкчесе

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: