Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Безнең бәрәңге бакчабыз эчендә Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәт нигезе...”

    Мин 1959 елның 5 августында Кече Кайбыч авылында дөньяга килгәнмен. Әтием банкта инспектор, әнием гади колхозчы, өйдә безне ярыштыра-ярыштыра догалар өйрәтүче әбиебез дә бар иде.

    Миңа ике яшь тулгач, йө­рәк өянәгеннән әти (ул сугыштан яраланып кайткан) үлеп китә. Тормышның бар авырлыгы әнигә ка­ла. Олы абыебызга җи­де, апага биш яшь кенә була ул чакта. Ә әнигә нибары 34 яшь иде. Өч баласын күкрәгенә кысып, күпме күз яшьләре түкте икән ул? Әни олы хәсрәтне эш белән, җыр белән басты. Сугыш вакытында 14 яшь­тән урман кискән әнием ирләр кебек эшләде. Колхоз эшенә дә барды, ал­ты почмаклы йорт та салды. Әле дә хәтеремдә, бервакыт сабан башы тотарга кеше таба алмадык. Аны үзе тотып, бөтен бакчаны сө­реп чыкты. Соңыннан бак­ча башына утырып, күз яшьләрен без­гә күр­сәтмәскә тырышып елады. Арыганнан түгел, әлбәттә...

    Гомере буе Аллаһы Тәга­ләгә табынып яшәде әни. Кичләрен, дога укый-укый, безгә бәхет сорар иде. Иң кызу эш вакытларында да уразасын калдырмады. Бервакыт Колаңгы станциясенә чө­гендер тапшырырга кит­кәч, әрем белән авыз ачкан иде.

    Әни безне җил-яңгырлардан саклап тәрбияләсә дә, иркә булып үсмәдек, кулыбыздан килгән кадәр аңа булышырга тырыштык. Арба да тарттык, җәй­ге каникулларда колхозда, кирпеч заводында эшләдек.

    1966 елда мин беренче класска укырга кердем. Абыйлы-апалы булганга, укырга бик тиз өйрәндем, китапханәдә без укымаган китап калмагандыр. 1976 елда урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Финанс институтына барырга телә­сәм дә, иптәш кызларыма ияреп, Бөгелмәгә, кооператив училищесына киттем. Беренче шигырьләрем әнә шул елларда языл­ды. Нәкъ без училищены тәмамлаган вакытта Олы Кайбычта универмаг ачылды, шунда эшкә кайттык.

    Биш ел эшләгәч, 1982 ел­да Бәрлебашы егете Рәх­мә­туллин Әнәскә тормышка чыктым. Аның нигезе ми­не үз кызыдай кабул итте. Каенатам Габбас сугыш ветераны иде, бригадир булып эшләде. Каенанам Рәхимә 40 ел буе сатучы булып эшләп пенсиягә чыккан иде. Тату, тигез гаи­ләдә өч ул үстердек. Балаларны тәрбияләүдә каенатам белән каенанам зур ярдәмче булдылар. Ирем шофер булып эшләде, үзем гомер буе һөнәремә тугры калдым. Яхшы хезмәтем өчен бик күп бүләкләр алдым, 1990 елда "Кулланучылар кооперациясе от­личнигы" дигән мактаулы исемгә лаек булдым.

    1992 елны, һич тә көт­мә­гәндә, 65 яшендә әнием үлем китте. Мин бу югалтуны бик авыр кичердем, һәм аңа багышлап бәет­ләр, шигырьләр яза башладым, шул көннәрдән алып, каләм кулымнан төшми.

    Илназ белән Алмаз улларыбыз Казан педагогия институтының тарих бү­ле­ген тәмамлады, төп­че­гебез Илшат авыл хуҗалыгы академиясен сайлады. Илназ белән киленебез Гөлназ безгә Әди­лә исемле онык алып кайттылар. Өч улым да үзем кебек табигатьне ярата. Тарихи урыннар белән кызыксыналар, авылның үткәнен өй­рәнәләр. Гаи­лә­бездә тормыш иҗат һәм иҗтиһад белән дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: