Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Безнең сораштыру: Кайбычның шәхси хуҗалыклары печәнне ничек әзерли?

    Бу араларда авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә әйбер: ничек тә кояшлы, яңгырсыз көннәрдә кышлык мал азыгын әзерләп калырга. Олысы да, кечесе дә печәндә. Беренче кат печән чабылды инде, икенче каты да өлгерде. Малларга азыкны фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да мул итеп әзерлиләр. Бу хакта гел хатын-кызлар...

    Бу араларда авыл халкының телендә дә, уенда да бер генә әйбер: ничек тә кояшлы, яңгырсыз көннәрдә кышлык мал азыгын әзерләп калырга. Олысы да, кечесе дә печәндә. Беренче кат печән чабылды инде, икенче каты да өлгерде. Малларга азыкны фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да мул итеп әзерлиләр. Бу хакта гел хатын-кызлар белән генә сөйләшергә туры килде, чөнки ирләре эштә булып чыкты, баш күтәрми эшли торган чак бит.

    Рамилә Щукина, Чүти:
    - Бүгенге көндә безнең гаилә фермасында 84 баш мал бар, шуларның 24е - савым сыерлары. Терлекне көтүгә куабыз. Дәүләткә һәр көнне 700 литр сөт тапшырам. Печәнне үзебез әзерлибез. Кышка 300 рулон печән әзерләдек инде, икенче кат печәннән сенаж салабыз. Узган ел 350 рулон иде, быел арттырырга җыенабыз. Яңгырларның еш явуы печәнне киптереп өлгерергә җай бирми. 13 гектарда икенча кат печән өлгерә. Кайбер кырларга, җир кипмәгәнгә күрә, кереп булмый әле.
    Татьяна Дмитриева, Багай:
    - Аллага шөкер, көннәр матурланды. Безнең өчен иң катлаулы эш вакыты - печән өсте башланды. Хуҗалыгыбызда сигез сыер асрыйбыз. Сыерны туендыручы дип юкка әйтмиләрдер ул. Алты балабыз, оныгыбыз бар. Тамаклары тук, өстәлдән тәмле, сыйфатлы сөт ризыклары өзелми. Ул-кызларыбыз кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үсә. Кышка 15 рулон печән әзерләдек. Үләнне кыр­ дан, посадкадан чабабыз.
    Зинаида Гурьянова, Мәлки:
    - Атналар буе ишеп яуган яңгырлар аркасында, печән җыю да шактый соңарды быел. Үзебезнең җирләребез бар. Тормыш иптәшем Георгий трактор белән үләнне чаптыра, кипкәч, әйләндерә дә, рулонга төрә. Кипкән печәне эскерткә дә өеп куябыз, печәнлеккә дә урнаш­ тырабыз. Сыерларыбыз көтүдә, чират җиткәч, үзебез дә чыгабыз, бер сыерга бер көн туры килә. Безнең 10 сыер­ ның тугызы көтүдә. Дәүләткә көнгә 140 литр сөт тапшырабыз. Сыерларны савым аппараты белән савам, өлгермәгән чакларымда төпчек улым Володя да булыша. Кышка фураж да сатып алабыз.
    Хәерниса Маматкулова, шәхси эшмәкәр, Борындык:
    - Җәйнең матур көннәрендә бар халык печәндә. Хуҗалыкка печән әзерләргә мөмкинлегебез юк, шуңа күрә аны авыл халкыннан сатып алабыз. 12 баш савым сыеры, 4 тана көтүдә йөри. Унбер баш үгезебез бар.Кышка 150 рулон печән кирәк була. Бакчабызда бәрәңге үстерәбез, уңышы әйбәт булырга охшап тора. Терлекләргә бәрәңге дә пешереп ашатабыз. Кабак та бирәбез, яратып ашыйлар.
    Зөбәрҗәт Сираева, Олы Урсак:
    - Гаилә фермасында савым сыерлары белән бергә 38 баш терлегебез бар. Безнең авыл таулы болыннарга бай. Пайга бүленгән җиребезне үлән үстерү өчен алдык. Анда бодай, люцерна, арпа, борчак үсә. Сыерлар витаминнарга бай үлән ашасын өчен, болынлыкны киртәләдек, ул ике өлешкә бүленгән. Ә малларны "Электрон көтүче" көтә. Киртә чыбыклар белән тотылган, ә ул чыбыкларга махсус генератордан ток бирелә. Качарга теләүче сөтлебикәне әлеге чыбыктан бер тапкыр ток суккач, ул инде икенче мәртәбә анда килми. Тормыш иптәшем Рифат печәнне трактор ярдәмендә әзерли: үләнне чаптыра, рулонлап та төрдерә. Быел сенаж да салырга уйлыйбыз. Сыерларны махсус аппарат белән савам. 2015 елда безгә районнан ташламалы шартларда савым аппараты биргәннәр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: