Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бүген Кошманда балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды

    Моңарчы шәһәр җирендә генә күрергә күнеккән балалар мәйданчыклары хәзер авылларда да барлыкка килә башлады. Күпләр көнләшерлек шундый заманча корылма Кошман авылында да сафка басты. Авыл халкының олысы да, кечесе дә бүген балалар мәйданчыгының тантаналы ачылышына җыелды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янәшәсендә барлыкка килгән мәйданчыкны Альберт Хәялиев...

    -Биредә балалар өчен ял итү урыны булдыру турында хыялым күптән бар иде, менә ул чынга ашты, рәхәтен күрегез! - диде ул.
    Мәйданчык тирәсе заманча материаллар белән әйләндереп алынган. Анда атынгычлар, карусель, таучык, комлык, спорт белән шөгыльләнү өчен җайланмалар бар.
    -Авылда шәхси эшмәкәрләр, уңган, тырыш егетләр җитәрлек. Кошман ике авыл кебек, булган егетләребез мондый балалар мәйданчыгын Түбән Кошманда да ясарлар дип ышанып калам, - диде тантанага килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Альберт Хәялиевка Рәхмәт хатын тапшырды. - Бу район кешесе һәм җитәкче буларак, чын күңелемнән, Альберт Илдусович, сезгә рәхмәтемне белдерәм. Балалар шатлыгы үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
    Авылның һәр кешесенең күзеннән игелекле якташларына рәхмәт хисе балкыды бу көнне.
    -Сезгә авылның барлык әти-әниләре, әби бабайлары, исеменнән рәхмәтебезне ирештерәм. Ул-кызларыбызга буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен хәзер авылыбызда шундый матур урын бар, - диде Розалия Садриева. - Мәскәү шәһәрендә туып-үссәгез дә, сез авыл җанлы кеше икәнсез. Гөнаһсыз балалар өчен кылган игелегегез савапка булсын!


    Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да шатлыгын җиткерде.
    -Безнең авылда 70 тән артык мәктәпкәчә яшьтәге бала бар, 62 укучы мәктәптә белем ала, - диде ул.- Шушы көннәрдә биредә балаларның шат авазы тынмый - алар уйныйлар, күңел ачалар, ял итәләр. Альберт Илдус улының авылыбыз өчен эшләгән игелекләре күп. Сабантуй бәйрәмен үткәргәндә ул ярдәм күрсәтә, авылның алар йортына итүче юлны ясау өчен тотылган чыгымнарның да яртысын ул финанслады.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, балалар мәйданчыгын төзеткән Альберт Хәялиев һәм мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин тасманы кискәннән соң, балалар шау-гөр килеп эчкә үтте һәм уенга бирелде. Самими балачагыгыз гел шулай сөенеч белән үтсен, тыныч илдә, сезнең өчен тырышкан Альберт абыегыз Хәялиев кебек игелекле булып үсегез, балалар. Игелек юлында җан җылысы, әлеге күркәм гамәл дөньяны коткарыр, диләр бит!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: