Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бүген Кошманда Сабантуй гөрләде. Фоторепортаж

    Кошманда Сабантуй һәр елдагыча оешкан төстә, күңелле узды. Тырышып эшләү белән бергә, күңелле итеп ял да итә белүләрен тагын бер кат күрсәтте авылым кешеләре.

    - Игенче хезмәтен данлаучы, бай мәдәниятебезне һәм халкыбызның чагылдыручы Сабан туе белән барыгызны да котлыйм, - дип сәламләде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм күркәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән спонсорларга ихлас рәхмәтен белдерде.

    Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабировның изге теләкләреннән соң, сүз район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатулловага бирелде. Ул авыл халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез һәм Кайбыч районы оешуның 25 еллыгы белән тәбрик итте.

    Хезмәт һәм дуслык туеның төп бизәге - табыннарыбызны сый-нигъмәтле итүче игенче һәм терлекчеләребез. Аларның иң-иңнәре агрофирманың Кошман бүлекчәсе управляющие Ринат Садриев кулыннан Мактау кәгазе һәм бүләк алды. Сабантуй әләмен күтәрү хокукына быелгы сабан батыры Илнар Нәфыйков һәм алдынгы сыер савучы Гөлфия Шәфиева ия булды.

    Алга таба мәйданда традицион ярышлар, мавыктыргыч уеннар гөрләде, батырлар бил алышты. Олысы-кечесе, ир-аты, хатын-кызы барысы да аларда катнашып, бүләк алды. Бәйрәм башкаладан килгән артистлар һәм үзебезнең үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды. Бер Сабантуй да ат чабышыннан башка узмыйдыр. Кошманда бу ярышта үзенең Брайда кушаматлы аты белән Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗанов беренче килде. Милли көрәшне тамаша кылып, шуңа куандым: элек-электән әлеге уенга тугры калып, көрәшчеләре белән дан тоткан Кошманда яшь батырлар үсеп килә! Батыр калу һәм төп бүләк - тәкәгә ия булу өчен дә яшүсмерләр көрәште. Шактый гына бил алышканнан соң, Кошман Сабан туеның быелгы батыры Булат Мотыйгуллин булды.

    Бу авылда ел саен Сабантуйга килгән иң кечкенә һәм өлкән кешене билгелиләр. Быел да традициягә тугры калдылар. Иң нәни бала - сигез айлык Ләбибә Баһавиеваны һәм өлкән кеше - Факия апа Ногманованы бүләкләделәр.

    -Безнең буынга сугыш авырлыкларын үз иңнәребездә күтәреп, шактый гына кыен ашарга туры килде. Шулай да Сабантуй кебек күркәм бәйрәмнәрне күрергә дә насыйп булды, - диде сентябрьдә туксан яшьлеген бәйрәм итәчәк Факия апа. - Бүген бар халык шат, алга таба да тынычлыкта, куанып яшәргә язсын!

    Халык мәйданнан таралган чагында сибәләп торган яңгыр, бәйрәм тәмамланганны гына көткән сыман, алга таба көчлерәк яварга тотынды. Бик тә кирәкле, чын күңелдән теләгән яңгыр иде бу! Аның шифасы тисен дә, авылыбызның мөхтәрәм кешесе Факия әбинең теләкләре кабул булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: