Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү”. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очраша

    10 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак. Эшмәкәрләр Президент белән ашыгыч хәл итү таләп ителгән конкрет проблемалар хакында сөйләшәчәк. Президентка сорау бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына заявка юлларга кирәк. Сорауларны (843) 203-44-17 телефоныннан да бирергә...

    Казанда «Бизнес һәм хакимият" проекты кысаларындагы әлеге очрашу бишенче тапкыр үткәрелә. Узган елның августында узган диалог вакытында эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка мөһим темалар буенча утыздан артык сорау бирде. Ул сораулар мобиль сәүдәне җайга салу, шәхси индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыкларын үстерү, шәхси балалар бакчаларына ярдәм итү, табигый монополия тарифларына кагылышлы иде.
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Аралашуның мондый формасын үстерергә кирәк, чөнки аның нәтиҗәсе бар. Әгәр дә син чиновник икәнсең, республика яки муниципаль дәрәҗәдәгеме, син тәнкыйтьне кабул итә белергә тиешсең, дип мин бер генә тапкыр әйтмәдем инде. Без тыңлый белергә тиеш һәм карарлар кабул итәргә бурычлыбыз".

    Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Президентының эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченные: "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында соңгы ике елда башкарган эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе - хакимият органнарының бизнеска булган карашының тамырдан үзгәрүе. Бүген без хакимиятнең эшмәкәрләр өчен тагын да ачыграк булуын күрәбез. Җитәкчеләр эшмәкәрләрнең иң кискен сорауларына да җавап бирергә һәм оператив карарлар кабул итәргә әзер. Бик күп кенә ведомстволар җитәкчеләре үзләре мөстәкыйль рәвештә бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәрә башладылар, консультацияләр бирә, эшмәкәрләр белән турыдан-туры эшлиләр. Татарстандагы барлык эшмәкәрләрне дә проектта актив катнашырга чакырам".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: