Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәхетле картлык

    Ярты гасыр иңне-иңгә куеп бергә яши алар... Ныклап фикер йөртсәң, шушы җөмләдә генә дә тирән мәгънә ята. Илле ел гомерне бергә кичү – кыр аша җиңел генә җитәкләшеп чыгу түгел ул. Шул вакыт эчендә тормышта ләйсән яңгырлар явып, җете матур төсләре белән күңелләрне иркәләгән салават күперләре генә балкып тормагандыр, ә бәлки сикәлтәле юллар, биек киртәләр аша узарга да туры килгәндер. Нәкъ менә авыр чакта бер-береңә терәк булып, аңлашып яшәгәндә генә гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, бер түбә астында мөмкин кадәр озак яшәп буладыр.

    Сүзем Олы Урсак авылында ярты гасыр буена никах җепләрен бергә үреп яшәгән кадерле кешеләрем – әнием Әлфинур, әтием Рәшит Биктаһировлар турында. Гомер көзенә пар канатың белән бергә керү, балалар, оныклар янәшәсендә парлап яшәү – олы бәхет. Алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның үзләре тарафыннан эшләп алынган җимеше ул. Ә алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе  булып санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Шуңа күрә дә биш дистә ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт,  соклану уята. 
    Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, әти белән әни, сынмыйча-сыгылмыйча, яшәүләрен дәвам итәләр. Аларның балачаклары булмаган да диярлек: сугыш чоры балалары бит. Ике бабам да сугышның беренче көннәреннән үк  фронтка китә. Тормышның бар авырлыгы әбиемнәр җилкәсенә төшә. Бу вакытта әтиемә 4 яшь була. Гаиләдә аннан башка тагын 7 бала. Төпчекләре 1942 елда  дөньяга  килә. Ачлык, хәерчелек безнең гаиләгә дә ишек шакый: әти ачтан шешенеп урын өстенә егыла. “Бу балагыз озак тормас инде” – дигән сүзләр кечкенә абыйга (абыйсы Габделхак) этәргеч була: ул шунда ук теләнергә чыгып китә, әз булса да ашарга алып кайта. Ни хикмәт, әти әкренләп аякка баса. Чабаталы мәктәп елларынан соң, колхоз эшенә йөри. Аннан армия сафларына хезмәт итәргә  китә.  Акча эшләү максатыннан, армия хезмәтеннән соң туры Прокопьевск шәһәренә юл тота.  Авылда да тормыш көннән-көн авырлаша,  бер елдан соң абыйсының чакыруы буенча авылга  кире кайта. Төп нигезне торгыза. 
    Биш балалы гаиләдә үскән әниемә дә сугыштан соңгы чорлар туры килә. Бабам сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса да, тормышларының бер өлеше китек була: әбием бик яшьли бакыйлыкка күчә. Барлык хатын-кыз эше әнигә кала. Алга таба уку мөмкинлеге булмый аның. Сигезенче  классны тәмамлагач, тавык фермасында эшли башлый, алга таба колхоз кырында чөгендер эшкәртә. Бу вакытта әти хуҗалык  мөдире булып эшли. Тырыш, уңган, булган кыз аның күңеленә хуш килә: булачак әнием Биктаһировларның ишле гаиләсенә килен булып төшә. Яшьтән үк эшләп үскән кыз көянтә белән су китерү, токмач кисү кебек гамәлләрне оста башкарып, килен сынавын җиңел үтә. Каенанасы белән 29 ел гомер кичерә, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Бүген үзе ике киленгә, бер кияүгә каенана. 
    Беркемгә дә авыл тормышы җиңел бирелмәгән. Халык ни белән шөгыльләнә алса, әти-әни шуларның барысын да эшли. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт та асрыйлар.  Шуның өстенә әти колхозда 32 ел җаваплы вазифа башкара, иртәдән кичкә кадәр алны-ялны белми хезмәт куя. Әни мәктәп ашханәсендә ашарга пешерә. Ул елларны күрше авыллардан килгән балалар интернатта кунып укыйлар иде. Әни аларга да  көненә өч тапкыр кайнар ризык әзерли. Кичке сәгать җидедә өйгә кайта иде. Ләкин ни генә булмасын, хәзерге көндә каралты-курасын төзек итеп тоткан әтиебез, йорт-җирен җыештырып, бакчаларын чәчкәләргә күмгән әниебез тормыштан зарланырга яратмыйлар. Алар бүген дә хәрәкәттә. Маллары булмаса да, бакча тутырып яшелчәсен, бәрәңгесен утырталар, умарта тоталар.  Моның белән генә чикләнмичә, әти тәрәзә рамнары да ясый, ял иткәндә гармунын да уйный. Кыскасы, тулы тормыш белән яшиләр. 
    Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Әти боларны әллә ничә тапкыр арттырып үти. Йортны да берне түгел, берничәне җиткерә, өч ятимне дә җил-яңгыр тидермичә үстерергә туры килә аларга. 
    Әйе, 50 ел бергә бер һаваны сулап, бер хыяллар белән яшәгәннәр икән, димәк, бар да бар бу өйдә. Ә иң мөһиме шул: алар бүген исән-саулар, аллага шөкер. Безне үзләренең акыллы киңәшләре белән рухландыралар, җылы гаилә учагын сүндермичә саклыйлар, шул учак тирәсенә җыйныйлар. Без кайгырганда кайгыралар, без шатланганда шатланалар,  яратып, оныклар сөяләр.  

    Динә Вилданова, Кошман

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: