Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бортас кызы футбол уйный!

    Газетабызның сайтында футбол уйнаучы кыз турында хәбәр язган идек. Менә хәзер сезне шул футболчы кыз - Азалия Хәйруллина белән якыннанрак таныштырабыз.

    - Футбол уйнарга Бортас авылыннан килдем. Миңа 15 яшь, Кече Мәме мәктәбенең тугызынчы классында укыйм. Җиде яшьтән бирле абыйларым белән футбол уйнап үстем. Футболдан кала волейбол һәм теннис уйнарга бик яратам.

    - Уен барышында син кызлар булгач, егетләр сиңа йомшаклык күрсәтәләрме?

    - Футболның үз тәртипләре, кызлар өчен генә аерым кагыйдәләре юк. Әти-әнием дә башта, футбол - кызлар уены түгел, дип үгетләп караганнар иде. Бу уенның миңа ничек ошаганын күреп, килештеләр инде.

    Без сөйләшкәндә Азалиянең күңеле төшкән мизгел иде. Командалары финалга эләкмәгән икән. Тик борчылырга сәбәп юк, сезон әле ачылды гына, җиңүләр алда булачак!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: