Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык фермасының орденлы савымчысы Әлфия Биктаһирова фотога төшәргә яратмый

    Борындык фермасы савымчысы Әлфия Биктаһирова Россия Федерациясенең югары бүләгенә - Почет орденына лаек булды.

    Зур бүләкне аңа 11 мартта Түбән Новгородтагы «Нижегородская ярмарка»ның Президент залында тапшырдылар.

    Унбиш яшьтән ферма сукмагын таптый башлаган Әлфия апа, хезмәтен шулай югары бәяләрләр дип, башына да китерми. Эшен ул бүләк бирсеннәр өчен дә, мактасыннар өчен дә түгел, ә чын күңелдән яратып башкара. Лаеклы ялга чыкса да, әле һәр көн сөтлебикәләре янына йөгерә.

    Россия Президенты Владимир Путин Указы белән бирелгән Почет ордены - бер кочак Мактау кәгазьләре, дипломнары, медальләре арасында иң кадерлесе.

    - Түбән Новгородка баруым гомергә истә калырлык булды. Барысы 14 кешене бүләкләделәр. Татарстаннан үзем генә идем. Килеп җиткәч кунакханәгә урнаштырдылар, бик әйбәт каршы алдылар. Прическа ясап, бизәндерделәр, маникюрга кадәр ясадылар. Сәхнәгә чыкканда бик дулкынландым. Анда чыгып, карточкаларга төшүгә караганда, сыер саву күпкә җиңелрәк, - диде Әлфия апа, көлдереп.

    Орденлы сыер савучы безне озатканда күңелдәгесен дә җиткерде:

    - Гади колхозчыны шулай зурлаганнары өчен җитәкчеләребезнең барысына да бик зур рәхмәт. Хезмәт кешесен зурлый беләләр бездә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: