Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык мәктәбендә ремонт башланды

    Борындык мәктәбе укучылары киләсе яңа уку елын яңартылган мәктәптә башлап җибәрәчәк. Биредә республикада утыз ел элек төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча кабул ителгән программа нигезендә 5 февральдә ремонт эшләре башланып китте.

    - Төзүчеләр җылылык системасын, тәрәзәләрне алыштыра башлады. Хәзерге вакытта дүрт класста ремонт бара. Безнең мәктәп узган гасырның 1970 елында ук төзелгән, моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт булганы юк иде. Ремонт өчен республика бюджетыннан 11 миллион сум акча бүлеп бирелде. Төзүчеләргә эшне 1 августка төгәлләү бурычы куелды, - дип хәбәр итте безгә әлеге мәктәп директоры Рамил Гарәфиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: