Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыкта үзара салым акчасының файдасын күрәләр

    Халык җыеннарында авыл җирлекләре башлыклары ел буена алып барылган эшчәнлекләре буенча хисап та тота. Чыгыш ясап кына калмыйча, ахыргы эш нәтиҗәсен күрсәткән фотоларны да экраннан бөтен халыкка күрсәтәләр. Борындыкта да шулай булды. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев 2015 елга кертелгән эш планының үтәлеше белән таныштыр­ды. Залда яңгыраган сорауларга район башлыгы...

    - Борындык һәм Шүширмә авылларындагы корыган агачларны кисү, фельдшер-акушерлык пункт­ларында дарулар сату өчен лицензия алу, Борындыкның Чапаев урамыннан Кутузов урамына, аннан Гафури урамының соңгы йортына кадәр 800 метр озынлыкта юл салу, мәктәп янындагы су башнясын алыштыру, торбаларын өлешчә полиэтилен торбаларга алыштыру һәм башка бурычлар билгеләнгән иде. Боларның барысы да эшләнде. Шүширмәдә клуб яныннан Тукай урамының бер өлешенә кадәр 470 метр озынлыкта вак ташлы юл салынды, калган өлешенә юл салу 2016 ел планына кертелде. Борындыкта "Чиста су" программасы буенча яңа башня куелды. Җирлектәге дүрт башняның тирә ягын әйләндереп алыр­га кирәк. Берничә урамда электр баганалары яңаларына алыштырылды.
    Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләренең вәкаләтләре күп булса да, алар финанслар белән җитәрлек дәрәҗәдә ныгытылмаган. Көнкүреш калдыклары түгү урыннары, басмалар, суүткәргечләр, колонкаларны ремонтлау, башня һәм зират тирәләрен тиешенчә тоту һәм башка шундый төзекләндерү эшләрен алып бару өчен монда да үзара салымга таяналар. 2014 елның 30 ноя­брендә сайлаучылар 500 сум күләмендә үзара салым җыюга карата фикерләрен белдерү өчен сайлау учас­токларына килгән һәм исемлекккә кертелгән 726 кешенең барысы да "әйе" дип җавап биргән. Халыктан җыелган 363 мең сум акчага өстәп, Хөкүмәттән 1 миллион 452 мең сум субсидия бирелгән. Борындык зиратындагы агачларны кисү, мондагы ике зиратның да, Шүширмәдәгесен дә тимер сетка белән әйләндереп алу, Бәрле елгасы аша таш күпер салу, Борындыкта һәм Шүширмәдә һәйкәлләрне яңарту шул акчага башкарылган.
    Халык җыенында прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин, мәктәп директоры Рамил Гарәфиев, фельдшерлар, ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин һәм башкалар чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: