Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыкта яңа бурычлар билгеләнде

    Авыл җирлекләрендәге халык җыеннарының чираттагысы Борындыкта узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтул­лин, урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, “Дубрава” агрофирмасы директоры Александр Тутаев, оешмалар җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

    Җыенга килүчеләр иң элек Борындык төп мәктәбе укытучысы Рамил Гарәфиевның Борындык һәм Шүширмә авыллары тарихы турындагы чыгышын тыңлады. Әлеге чыгышта авылның ТАССР язмышыннан аерылгысыз булуына басым ясалды.
    –  Борындыкның үткәне борынгы Болгар ханлыгы чорына барып тоташа. Бай тарихлы авылның моңа кадәр үз тарихын чагылдырган китабы булмау гаҗәпләндерә. Чыгыштан күренгәнчә, биредә бай мәгълүмат тупланган, якын киләчәктә китап та нәшер ителер дигән ышанычта калабыз, – диде Рәмис Хәялиев.
    Җыен Борындык мәктәбе директоры Рания Хуҗина чыгышы белән башланды. Мәктәпкә, балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Хәзерге вакытта  43 бала белем ала, киләсе елларга балалар саны кимүгә таба бара. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рауза Тимергалиева әйтеп узганча, былтыр җирлектә бер бала туган, 19 кеше вафат булган. Күргәнегезчә, демографик хәл монда да мактанырлык түгел. Борындыктагы пенсионерлар “Демография” илкүләм проектының файдасын үз мисалларында ачык күрә.
    – Өлкәннәрне районнан махсус җибәрелгән машинада Кайбычка диспансерлаштыру үтәргә алып баруны оештыручыларга барыбыз исеменнән дә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки машина өйдән килеп ала, сырхауханәдә шәфкать туташлары врачлар кабинетларына чиратсыз йөртә, эш беткәч, өйгә кайтарып куя. Картлык көнебездә рәхәткә чыктык, – диде Тәнзилә Зарифуллина.
    Мәдәният йорты методисты Алсинә Хөснетдинова, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин да чыгыш ясады. “Туган як–Агро” хуҗалыгы җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов вафат булганнарның пай җирләрен туганнарына рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәрде.
    Борындык авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алмаз Гайнетдинов үзара салым программасы буенча 2015 елдан 2019 елга кадәр башкарылган эшләргә тукталды, аңа тотылган акча күләмен атап үтте. Моңа ике авылдагы зиратларның тирәсен тотып алу, яңа һәйкәлләр төзү, урамнардагы баганаларга утлар кую, вак таш түшәлгән юллар салу, суүткәргечләрне ремонтлау һәм башкалар керә. 
    Авыл җирлегенең бюджеты халыктан җыелган төрле салымнар хисабына формалаша. Барлык төр салымнар җыю планы 101 процентка үтәлгән. Җир буенча салымны – 17, транспорт салымын21 кеше түләмәгән.
    Авыл халкы элек-электән шәхси хуҗалыгында мал, кош-корт асрап көн күргән. Хәзерге вакытта авыл җирлегендәге 372 баш мөгезле эре терлекнең 111е – савым сыерлары. Хуҗалыкларында өчтән алып унбиш башка кадәр сыер асраучылар да бар. Хәерниса Маматкулова хуҗалыгында гына да 29 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Сыерларда лейкоз авыруы чыккач, аларның баш саны шактый кимегән. Җирлектә яшәүчеләр узган ел 4463 тонна сөт, (бер сыерга 3542 килограмм), 13,8 тонна ит, 59,2 тонна бәрәңге саткан. Узган елның унике аенда бер хуҗалыкка кергән керем 53031 сум тәшкил иткән. Алмаз Гайнетдинов су, электр,газ белән тәэмин ителеш, кибетләр эшчәнлеге, авыл җирлеген төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы, социаль хезмәт күрсәтү, җирлектәге демографик хәл, 2020 елга үзара салым буенча башкарылачак эшләр турында сөйләп үтте.
    Залда утыручыларның сорауларына җаваплар яңгырады.
    Докладны тыңлаганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.
    –Авылларда юл салу – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шуңа да быел Куйбышев урамына юл салачакбыз. Мал асраучылар сыерларны каплату турында сорау бирде, бу мәсьәләне ветеринария берләшмәсенә йөклибез. Ясалма орлыкландыруга тулысынча күчмичә, без лейкозлы сыерлардан арына алмаячакбыз. Үзара салым программасы буенча башкарылган эшләрне слайдларда күрсәтеп барырга кирәк иде.Чөнки биш-алты ел эчендә ниләр башкарганны, аларга нинди күләмдә акча тотылганны халык үз күзләре белән күрергә тиеш. Авыл җирлеге эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип саныйм. Авыл җирлеге башлыгы вазифасына керешкән Алмаз Гайнетдиновка эшендә уңышлар телим. Төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен һәр эшне халык белән киңәшеп башкарырга кирәк. Шул ук вакытта авыл халкы тарафыннан ярдәм булмаса, авыл җирлеге башлыгы үзе генә зур эшләр майтара алмый. Үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләрсез дип ышанам, – диде Альберт Илгизәрович.
    Җыен азагында ул юбилейларын билгеләп үткән Тәскирә Гобәйдуллинага, Гүзәл Вәлиевага Рәхмәт хатларын тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: