Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыктан Әминә апа Абдрахмановага- 95 яшь!

    Борындык авылында яшәүче Әминә апа Абдрахманованы 95 яше белән котларга өенә үк бардык. Бәрле елгасы янына терәлеп урнашкан матур капкалы зур йорт янына килеп туктауга, безне уллары колач җәеп диярлек каршы алды. Ул арада төп йорт килене Илсөяр дә яныбызга чыкты.

    –  Әйдәгез, әйдә, әнкәй көтә инде сезне, өй түренә узыгыз, – диде дә, үзе тиз генә башка бүлмәгә кереп китте.
    – Әнкәй, синең яныңа кунаклар килде бит, – дип, Әминә апаны җитәкләп иркен залга алып чыкты ул.
    Ана белән уллары, киленнәр белән каенана, оныклар белән дәү әни арасындагы җылылык, бу ямьле йортта ярату, бер-береңә хөрмәт яшәгәнлеге әллә каян сизелеп тора. Каенаналары турында шундый җылы сүзләр әйтүче киленнәр күбрәк булсын иде. Үз анаң белән каенанаң арасында тары бөртеге кадәр генә аерма, дип элеккегеләр белми әйтмәгәннәрдер.
    Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Әминә апага Мәскәүдән Россия Президенты кул куйган котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырды.
    – Юбилеегыз котлы булсын, Әминә апа! Алга таба да шулай якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә язсын әле сезгә. Туксан яшегездә дә Кремльдән үк котлаганнар иде үзегезне, әкрен генә биш ел узган да киткән, – диде Рәмис Рафисович. – Сезне гасыр яшьтәше дияргә була: быел оешуына 100 ел тулучы ТАССРны үстерүгә зур өлеш керткәнсез, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүне якынайту өчен армый-талмый эшләгәнсез. Киленең Илсөяр хәтерегезнең яхшы булуы турында да әйтә, шул еллар турында безгә дә сөйләгез әле. Сез бит әлеге тарихи вакыйгаларның тере шаһиты.
    Әминә апаның хәтеренә, чыннан да, сок­ланырлык. Күргәннәрен елына кадәр генә түгел, көненә кадәр яхшы хәтерли. Ул сөйләгәннәрнең кайберләрен сезгә дә җиткерик әле, хөрмәтле укучыларыбыз.

    «Борындык дигән
    исем була мени?»
    – Тумышым белән Әтнә районының  Түбән Көек авылы кызы мин. Шунда 1925 елда дөньяга килгәнмен. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 16 гына яшь иде әле. 1941 елның 6 ноябрендә Әтнәдән безне – 20 кешене Буа районының Суыксу авылына окоп казырга дип җибәрделәр, –дип сөйләп китте Әминә апа. – Казанга килеп җиткәч, анда бер кич кундык. Әмма, Иделдә боз катмаган әле дип, безне кире кайтарып җибәрделәр. 11 ноябрьдә кабат юлга кузгалдык. Ул вакытка көн бик суытты, салкын җилләр исте, кар да яуды. Чана юлы төште. Югары Осланнарны узып, кич белән, арып-талып, Борындык дигән авылга килеп җиттек. Салкын, фатирга кертүче юк. Авыл Советыннан килеп, янгын сүндерүчеләр сөйләшеп, йортка кертүчеләрне таптылар. Авыл халкын да аңларга була: ашарларына юк, өйләре салкын, утыннары чамалы. Миңа бу авылның исеме бик сәер булып тоелды. «Борындык дигән исем буламы?», – дип көлештек. Яшь чак, юләр чак бит, юктан да кызык табабыз. Ул вакытта шушы авылга кия­үгә чыгасымны, гомергә шунда каласымны кем белгән соң?! Буадан соң, окоп казырга Тәтешкә җибәрделәр. Эше авыр булса да, ач йөрмәгәч, зарланмадык. Көненә 500 грамм ипи бирәләр иде.
    Ил өчен эшләдек
    Окоп казудан кайткач, 1944 елда безне, авылдагы өч кызны, Казан шәһәренә төзелешкә дип, хезмәт армиясенә озаттылар. Булачак тормыш иптәшем Госманны да Борындыктан шул армиягә җибәргәннәр, ул комендантыбыз булды. Йортлар төзеттеләр, авыр эш башкардык. Госман сугыштан яраланып кайткан иде. Танышуыбызга биш ел үткәч кенә өйләнештек әле без. Борындыкка килен булып төшкәч, кечерәк кенә йортта 11 кеше яшәдек. Алты бала  – өч малай, өч кыз үстердек. Госман үзебезнең колхозда, Сатмышта, Кайбыч балык күлендә бухгалтер булып эшләде. 17 ел элек 79 яшендә вафат булды. Үзем колхоз эшендә булдым. Төп йортта улым Айрат, киленем Илсөяр, оныкларым Айгөл, Айзилә, Ләйсән белән яшибез. Айгөл Казанда эшли. Минем 13 оныгым, 13 оныкчыгым бар.

    Әнкәйнең нәсел дәвамчылары
    –Әнкәйнең балалары белән үзем таныштырып узыйм әле, – дип сүзгә кушылды кызыдай якын килене Илсөяр. – Тәгъзимә кызы Борындыкта яши, колхозда хисапчы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Тәнзиләсе Апас районының Сатмыш һәм Зур Күккүз авылларында татар теле һәм әдәбияты укытты, пенсиядә, Яшел Үзәндә яши. Улы Җәүдәт Борындыкта такта яру цехында эшләде, 1996 елда фаҗигале төстә вафат булды. Бүтән кеше урынына салам прессларга баргач, бер хатын-кызга ярдәм итеп, прессны чистартырга үзе кергән һәм тракторчы ялгыш тракторын эшләтеп җибәргән. Җәүдәт абыйның тормыш иптәше Гөлгенә мәктәптә эшләп пенсиягә чыкты, кызы Гөлинә Олы Кайбыч мәктәбе директоры. Әнкәйнең тагын бер улы – Азат Яшел Үзән шәһәрендә яши, хәзер лаеклы ялда, тимер юлда бригадир иде. Тәзкирә кызы авылыбызда калды, ул хисапчы һөнәрен үзләштергән, ферма мөдире булып эшләде, пенсиядә булса да, склад мөдире булып эшләвен дәвам итә әле. Айраты – минем тормыш иптәшем. Колхозда шофер булды. Колхозлар таралгач, «Волгомост» оешмасында монтажник булып 13 елга якын хезмәт куйды. Мин авыр­гач, аннан китәргә мәҗбүр булды. Ирем, каенанам, кызларым һәм туганнарымның тирән кайгыртуы нәтиҗәсендә генә мин шундый көчле авырудан терелә алдым, Аллага шөкер.

    Әминә апа кебекләр –
    халкыбызның намусы
    Әминә апаның тормышы авыр елларга туры килгән. Әмма 95 яшьлек карчык авызыннан бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдем. Югыйсә, әле әниләренең кочагында иркә кыз булып назланасы урынга, немецлар бәреп керә калса, әзер торырга кирәк, дип чатнама салкыннарда окоп казыган вакытларда шакырдап каткан киемнәрен көч-хәл белән сөйрәп, кеше почмакаларына кайтып егылганда, хезмәт армиясендә эшләгәндә иң авыр хезмәтне башкарганда, улын җир куенына салганда җиңел булганмы әллә аңа? Окоп казыганда көнлек бирелгән 500 грамм икмәк ашап кына тамаклары туймаган бит инде аларның. Ничекләр чыдаганнардыр? Әмма, максатлары бер булган аларның – илебезгә җиңү көнен тизрәк якынайту, илне аякка бастыру. Язмышларга шулай язылгандыр дип, эшләгән, ире белән матур яшәгән, балалар үстергән. «Минем әнкәй – хәзер дә чибәр әле ул» дип янында бөтерелүче килене, кайгыртучан уллары, кызлары кияү-киленнәре, оныкларының рәхәтен күреп яшәүче олы җанлы Әминә апа кебек аналар халкыбызның намусы, горурлыгы ул!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: