Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрәңгедән нинди тәмле ризык әзерләп була?

    Сентябрьнең язылмаган бер матур йоласы бар: халык бакчага бәрәңге алырга чыга бу айда. Көндәлек өй эшләре туктап тора, туган-тумача кайта, балалар, оныклар җыела, бәрәңге алу күңелле бәйрәмгә әйләнә. Кем бәрәңге сабын чаба, кем казый, чүпли, базга ташый, урнаштыра... Яңгыр гына яумасын!

    Быел, халык, бәрәңге уңышы әйбәт булды, дип сөйли. Шатлык бу! Чөнки, ни генә димәгез, бәрәңге - безнең икенче икмәккә әйләнде инде ул. Ничек пешерсәң дә тәмле!

    ЭШТӘН КАЙТКАЧ, ТИЗ ГЕНӘ ӘЗЕРЛӘП АЛЫР ӨЧЕН СЕЗГӘ БЕР РЕЦЕПТ ТӘКЪДИМ ИТИК ӘЛЕ:

    Бәрәңгене суга салып, гадәттәгечә пешерәбез. Бәрәңге пешеп чыккач, суын агызабыз һәм өстенә каймак салабыз (1 килограмм бәрәңгегә 200 грамм каймак исәбеннән). Каймак өстенә ваклап туралган укроп, яшел суган һәм сарымсак салабыз. Шул килеш газ өстендә 2-3 минут тотабыз. Бик тәмле килеп чыга!

    БЕЛЕП ТОРЫРГА КИРӘК!

    Бәрәңгене алу гына түгел, саклый белү дә бик мөһим! Казылган бәрәңгене кояш астында озакка калдырырга ярамый. Кояш нурлары тәэсирендә бәрәңгедә агулы матдә - соланин җыелырга мөмкин. Соланин бәрәңгегә әче тәм бирә, сәламәтлеккә бик зур зыян китерә. Яшелләнгән бәрәңге - менә шул соланин җыелган бәрәңге була инде ул. Андый бәрәңгене ашарга ярамый!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: