Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебаш авылының пәһлеван хатын-кызы

    Хәзерге вакытта гер чөю, штанга күтәрү, кул көрәштерү кебек пәһлеваннар гына булдыра ала торган спорт төрләрендә хатын-кызлар да катнаша башлады. Ярышларны күзәтеп торган тамашачылар гүзәл затларның ирләрдән болай көч-гайрәтенә, чыдамлылыгына шаккатып, кул чәбәклиләр. Сугыш елларында, аннан соңгы чорларда авыл хатыннарының җилкәсенә төшкән йөкнең болар күтәргән штангаларга караганда күпкә авыррак булуын...

    Рәхилә апа бүгенге көндә Таз урамының Бәрлегә тоташкан очында ялгызы гына гомер итеп ята. Берүзе шул, чөнки бердәнбер улы - Илгизәре армиядән кайтып, колхоз тимерчелегендә 10 ел эшли дә, сәламәтлеге какшап, дөнья куя. Хезмәт юлын бергә узган, олыгайган көннәрендә бергәләшеп уразалар тоткан дусты Рабига да инде гүр иясе. Әле ярый күрше-күлән бар, көн саен диярлек күрешеп-чөкердәшеп торырга ахирәте Ясирә бар. Куйган хезмәтен онытмыйлар җитәкчеләр, ярдәм итеп торалар. Район хакимияте яңа йорт җиткереп биргән үзенә. Кадер-хөрмәттә яшәп ятмыш көне.
    Сугыш чыгу хәбәрен ишеткәндә, 12 яшьлек сабый гына була әле Рәхилә. Шул көнне ул төптән җигелеп тартучы 12 яшьлек эш атына әверелә. Ферма мөдире Гариф абыйсы Рәхмәтуллин аны бозаулар карарга куя. «Син булдырасың, синең кулыңнан килә», - дип үсендерә ул яшүсмерне. Аннары сарык караучы итеп куялар, бераздан сыер сава башлый. «Бөтен фермасына бер ат бар иде, ул азык ташу өчен генә җигелә. Шуңа күрә сөтне биш чак­рымдагы Олы Кайбычка көянтә-чиләк белән ташыдык, - дип сөйли ул вакытлар турында Рәхилә апа, - Сугыш елларында ферма мөдире булып Хәлил абый Рәхмәтуллин эшләде. Сыерларга азык беткәч, барыгыз, әрем булса да урып кайтыгыз, дип, безне кырга куып чыгара иде. Үзебез ач, үзебез ач сыерларга әрем йолкыйбыз...»
    Сугыштан соң ферманы авылның руслар яшәгән ягына күчерәләр. Берничә елдан ул Бәрле буйлап тагын да өскәрәк урнаша. Сыерларны күбрәк шул оч хатыннары сава, чөнки аларга савым вакытына килеп өлгерергә җайлырак. Рәхиләгә тагын сарыклар беркетелә. Фермада төн кунып, яшь бәрәннәр имездереп яткан чаклары аз булмый аның.
    1975 елда терлекчелек фермасы хәзерге урынына күчә. Өч ахири дус - Рәхилә, Рабига, Ясирә - ындыр табагында эшли башлыйлар. Андагы хәлләрне аның үз сүзләре белән бәян итик: «22 ел буена безнең җилкә аша меңнәрчә тонна йөк үткәндер, наныем, - дип башлады ул сүзен. - Чәчү вакытларында бик авыр була иде. Ул чакта бит 71 килолы капчыклар иде. Үзебездән дә зур иде ул капчык. Морзаның Хәйрулласы чәчкәндә, басуга орлык төяп өлгерер хәл юк. Җен урынына эшли иде бит ул! Көндезге сменага сигез, төнгә икешәр машина төйи идек. Чәчү тәмамлануга, ындыр табагында урып-җыюга әзерлек башлана. Капчык ямау, башка кирәк-ярагын әзерләү, эш бер генә көнгә дә тукталып тормый. Ындыр табагы мөдире Сәет абый үзе дә тынгысыз, безгә дә тынгы бирми иде. Ике эш арасында Биябашыннан малларга фураж да ташый идек әле. Аннары Хәйбүш Саниясе белән өч ел буе силос базын чаптык, наныем. Метр ярымга кадәр туң булып ката иде сенаж...»
    Эштән курыкмый Рәхилә. Әмма кеше организмының мөмкинлекләре чикләнгән шул. Әнә бит, спортчылар да олыгайган көннәрендә буыннары сызлап интегә. Ә бу ханымнар өстенә төшкән авырлык спорт кынамы соң?! Җиңелрәк хезмәт сорый торган эшкә - фермага күчә Рәхилә. Авыл тормышын белмәгәннәр өчен аңлатып китик, терлекчелек фермасында эшләү иң авыр хезмәтләрдән санала, әмма җелекне суыра торган авыр капчыклар чөеп йөрткән Рәхиләгә биредә иң рәхәт урын булып тоела. Шуңа күрәдер, пенсиягә чыккач та, тагын өч ел өстәп эшли әле ул фермада.

    Төшенкелеккә бирелә торган затлардан түгел Рәхилә апа. Кайчан гына хәлен сорасаң да, чын күңеленнән елмаеп: «Аллага шөкер, наныем, ике тезем генә авырта, капчык­лар чыга торгандыр инде», - дип җавап бирә ул. Карыйсың да, аптырыйсың: шушы чандыр гына авыл хатыны күтәргән авырлыкларны бер генә спортчы да күтәрә алмас иде, күтәрсәләр, әллә кайчан, фәлән җирем авырта, төгән җирем сызлый, дип, хак күтәрерләр иде. Ә ул, әнә, тездән капчык чыга, дип шаярта. Юк, җәмәгать, ни генә дисәләр дә, көчле рухлы кешеләр яши безнең Бәрлебашында!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: