Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашы авылында яшәүче гаилә шәҗәрәләр төзү белән кызыксына

    Татарстанда Архив эшләре буенча дәүләт комитеты “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәргән иде.

     Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза.ТАССРның  100 еллыгына багышланган әлеге чара «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проектын күздә тота.
    Шәҗәрәләр бәйрәменең  Иделаръягы зонасы районнары катнашындагы этабы Апас районында узды. Анда Бәрлебашы авылыннан Әскәровлар гаиләсе катнашты һәм өченче урынны яулап кайтты. Бу бәйгедә катнашырга март аенда ук тәкъдим иткәннәр аларга. Әнә шул көннән репетицияләре башлана. Юк, моның өчен мәдәният йортына йөрмиләр, эш беткәч, өйгә барысы да бергә җыелгач, нәселләрен барлый башлыйлар.
    – Һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш диюләре юкка гына түгел. Мин шәҗәрәләр төзүгә күптән керешкән идем. Шуңа да бәйгегә әзерләнү җиңел булды,– диде Алсу ханым.–Шәҗәрәне, Буадагы нәселем, Бәрлебашында Әскәровларның өч буыны, кайберләренең дүртенче буынын да кертеп, ике ватман кәгазьне бергә кушып, агач формасында ясадык. Шәҗәрәгә кергән кешеләрнең күбесенең фотоларын да эзләп таптык, аларның кем булулары турында мәгълүматлар  тупладык. Иске фотоларга  реставрация ясаттык. Жюри бу эшчәнлегебезне югары бәяләде.
    Бәйгедә җыр-биюгә осталыгыңны, берәр күренешне сәхнәләштереп күрсәтү, музыка коралларында уйнау, милли ашлардан табын әзерләү дә каралган була. Әскәровлар бөек шагыйребез Габдулла Тукай фамилиясен горур йөртүче әтиләре Тукайның кечкенә чагыннан бүгенге көнгә кадәрге тормышын кыскача сәхнәләштерә. Тукай абыйның әтисе Галиәсгар сугышка кадәр Бәрлебашы авылында колхоз рәисе булып эшләгән. Ниндидер эш белән Сатмышка баргач, анда булачак хатыны Шәмсеҗиһан белән таныша.1939 елда уллары туа. Шул елда Сатмыш авылында да колхоз оеша, колхозга исем кушканда, Галиәсгарны да кунакка чакыралар. Сатмышка киткәндә: “Шәмсеҗиһан, яңа колхозга нинди исем бирсәләр, малайга да шул ук исемне кушабыз”, – дигән. Шулай итеп, Сатмыш авылында “Тукай” колхозы оеша, Бәрлебашында Тукай исемле малай үсә. Аңа 2,5 яшь тулгач, әтисе Галиәсгар фронтка китә. Башта Яшел Үзән шәһәре янындагы күперне алты ай саклыйлар, аннан сугышка озаталар. Көттереп кенә хатлары килә башлый. Берсендә болай дип яза: “Шәмсеҗиһан, бүген авылдашыбыз Исмәгыйль Рәхмәтуллин белән очраштык. Бер-беребезне танымыйча, күзгә-күз карашып тордык та, кочаклашып елаштык. Икебезнең беребез авылга исән кайтыр. Без Днепр ярында. Елгадан су түгел, кан акты, каты сугышлар булды. Мин бүген тагын сугышка керәм, исән булсам, хат язармын. Башка хатым килмәсә, бәхил бул, улыбызны ничектә үстер...”
    – Бу Галиәсгарның соңгы хаты була. Без менә шуларның барысын да сәхнәләштердек, – дип сөйләвен дәвам итте Алсу.–Тукайның кечкенә чагыннан үсмер чагына кадәрге тормышын улларым уйнады. Мин үзем Шәмсеҗиһан, Илдар Галиәсгар ролендә булдык. Апаска  бәйгегә гаиләбез – әтиебез Тукай, әниебез Рушания, без үзебез, барлыгы җиде кеше бардык.
    Бәрлебашы килене Алсу Буа шәһәре кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә һәм 1998 елда юллама белән Бәрлебашына башлангыч класслар укытучысы булып кайта.
    – Язмышым шушы авыл белән бәйләнер дип кем уйлаган?! Бер ел дуслашып йөргәч, авылның тырыш егете Илдар белән гаилә корып җибәрдек. Ул Олы Кайбычтагы янгын сүндерү частендә эшли, – диде Алсу. – Каенатам Тукай 30 ел колхозда механизатор, аннан соң 17 ел кочегар булып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та авылда сөт җыючы булып  эшләвен дәвам итте. Каенанам Рушания Ябалактагы кирпеч заводында 12 ел, колхозда 30 ел хисапчы булып эшләде. Алар гаиләдә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Каената, каенана белән 20 елдан артык төп нигездә бергә яшибез. Өч улыбыз бар. Олы улыбыз Данис Казан энергетика көллиятенең 2 курс студенты, Ранис 8 сыйныфта укый. Төпчегебез Ниязга биш яшь.
    Әскәровлар кебек, сез дә нәсел шәҗәрәгезне барлагыз әле. Бу киләчәк буыннар өчен кирәк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: