Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашы авылында 40 ел бергә яшәүче пар ятим балалар үстерә

    Кеше күңеле ни дәрәҗәдә киң һәм иркен була ала? Аның очы-кырые бар микән? Еш кына бу хакта уйлана торгач, әлеге сорауга җавап таптым: һәр нәрсәнең чиге була! Күңел киңлегенең дә! Ләкин ялгышканмын булып чыкты. Йодрык кадәрле йөрәк тә, нибары биш кенә хәрефтән торган күңел дә бик олы һәм мәрхәмәтле була...

    Казан очраштыра, таныштыра аларны. Яшь, чибәр Галиянең "Спартак" аяк киемнәре берләшмәсенә эшкә урнашып йөргән чагы була. Ә ферма мөдире булып эшләүче Мөнир башкалага белемен күтәрергә килә.
    - Безнең танышу урамда булды. Беренче күрешүдә үк бер-беребезнең күңеленә хуш килдек. Озак сузып йөрүнең кирәген тапмадык. Өч тапкыр гына очраштык та, өйләнешеп тә куйдык. 1977 елның ямьле июнь ае иде бу, - дип үткәннәрне барлады Галия апа.
    Шул рәвешле, Мөнир Галияле, Галия Мөнирле була. Чувашия Республикасының Комсомол районы Әлебаш авылы кызы Бәрлебашына ишле гаиләгә килен булып төшә. Ишле дип әйтергә генә ансат. Хәзер генә ул күпчелек яшьләрнең болын кадәр өйдә дә өлкәннәр белән яшисе килеп тормый. Ә моннан кырык ел элек, Галия апа Салаватовлар гаиләсенә килгәндә, Мөнир абый, аның әти-әнисе, әбисе һәм иң кечкенәсе әле беренче класска гына баручы дүрт энесе була, ул - тугызынчы! Ләкин яшь килен югалып-куркып калмый, матур яши алар, тормыш дәвам итә. Олылар, яшьләр тәрбиясендә гомер итеп, берәм-берәм бакыйлыкка күчә. Галия апа килгәндә әле бик яшь булган Фрат белән Рөстәм үз куышларын, үз тормыш­ларын булдыра, Фәрхәтләре 24 яшендә вафат була. Тумыштан инвалид булган Фарук абый олыгайганчы туган нигезендә, язмам геройлары тәрбиясендә яшәп, бакыйлыкка күчә. Ә аңарчы, берәм-берәм кайсы кая таралышкан гаилә тагын ишәя, ул балалар авазына күмелә. Бу вакытта инде Салаватовлар заманча, яңа, матур, ике катлы йортта яшиләр.
    Элегрәк телевизордан "Әни кирәк" дип исемләнгән тапшыру күрсәтелүен күбегез хәтерлидер әле. Берсендә шул тапшыруда Илдус һәм Йолдыз исемле сабыйларны күрсәтәләр. Зәңгәр экраннар аша үзенә төбәлгән самими күзләрне бик кызгана Галия апа. Их, хәленнән килсә, бу балаларга бәгырьләрне чеметеп алырлык әнә шул "Әни кирәк" сүзен бер дә әйттермәс иде ул. Шулай күз яшьләренә чыланып утыр­ган мәлдә Мөнир абый эштән кайтып керә. Уртага салып сөйләшкәч, ныклап киңәшкәч, төпле фикергә киләләр - "Балаларны үзебезгә алып кайтабыз!" Тик Илдус белән Йолдызны башка гаилә сыендырырга өлгерә. Салаватовлар Яшел Үзәндәге ятимнәр йортына юл тота, моннан алар Илдар белән Владимирны алып кайта.
    - Минем кыз бала тәрбия­лисем килә иде. Мөниргә рәхмәт, ул бу теләгемә дә каршы килмәде. Без апалы-энеле Татьяна белән Рошальне дә үз тәрбиябезгә алдык, - ди Галия апа.
    Әйтәсе генә җиңел, алар бит төрле ата-ана балалары, төрлесендә төрле гадәт, холык һәм теләк-омтылыш. Салаватовларга үксезләрне тәрбияләү өчен күп көч түгәргә туры килә. Әлеге балаларның барысы да, балигълык яшенә җитеп, канат ныгыткан ояларыннан киткән инде. Шулай да үз балаларыдай сыендыр­ган Мөнир абый белән Галия апаларын онытмыйлар. Еш кайталар, хәлләрен белешәләр. Язмамның олы йөрәкле геройлары да аларны ачык йөз белән каршы ала, хәлләреннән килгәнчә ярдәм кулы суза.
    Нигез шундыйдыр инде, Илдар, Владимир, Татьяна һәм Рошаль китте дип, йорт бушап калмый. Олы йөрәкле ир белән хатын Газинур, Женя һәм Коляга да әти-­әни назын бирә, оныклары Азалия белән Зәринәне дә тәрбияләргә ярдәм итә.
    - Мөнир абый белән Галия апа безнең өчен дә әти белән әни кебек. Төп нигездә безгә ишекләр һәрвакыт ачык. Узып барышлый да, кайтканда-киткәндә дә без алар янына керәбез. Абый белән апа тәмле ашлары белән сыйлый, авызларыннан өзеп булса да күчтәнәчләрен бирә, хәер-фатыйхаларыннан аермыйлар, - диде энеләре Рөстәм. - Үзләре дә ишле булуга карамастан, монда һәркемгә урын табыла. Дус-иш, чыбык очы туганнар да атналар буе кунак булырга мөмкин. Караңгы чырай күрсәтү дигән әйбер аларга хас түгел. Галия апа камыр ризыкларына тотынса, иртәдән алып кичкә кадәр пешерә. Йортлары гына түгел, күңелләре дә һәр кеше сыярлык иркен абый белән апаның.
    Әнә шулай башкаларны кайгыртып, шатлык-борчуларны бүлешә-бүлешә, бөтен кешегә матур үрнәк булып, кырык ел парлы гомер күз ачып йомган арада үткән дә киткән. Мөнир абый миңа тату гомер итүнең серен дә чиште:
    - Уй-теләкләр һәрвакыт бер безнең, сеңлем. Минем башыма бер фикер килсә, тизрәк Галия апаң белән уртаклашам. Ул да нәкъ шулай уйлаган һәм миңа шул фикерне әйтергә җыенып йөргән булып чыга. Икең бер уйда булгач, гаилә тормышы үз җаена, матур гына бара ул!
    Якут туй ул әле чик түгел, мәрхәмәт белән тулы бу ике йөрәккә алтын, бриллиант һәм куанычлы туйларын да бәйрәм итәргә насыйп булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: