Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашының ак халатлы шәфкать иясе

    Бакчадагы агач-куакларда инде күптән ак чәчәкләр коелып бетте. Алар хәзер җимеш бирергә әзерләнә.

    Ә күңелдә һаман ак чәчәкләр төсен иләсләндергән бер җыр бөтерелә:
    Ак чәчәкләр, ап-ак язлар микән?
    Ак өметләр микән көзләрдә?
    Аклык эзләп, аклык күзләп үткән
    Гомер үзе нинди төсләрдә?
    Шулай... Җырдагычадыр ул, һәр гомернең үз төсе, үз төсмере... Эш-гамәлләребез, ярдәм-борчуларыбыз, күңел халәте безнең тормыш юлын ниндидер бер аерым төсмергә кертә. Шуннан инде тирәлек тә, безне шул төс аша кабул итә башлый, шул төс диңгезендә күрә.
    Бәрлебаш авылында яшәүче Гөлнара Идрисованың рус телендә сирень чәчәге турында җырлаганын сокланып тыңлаганым бар. Шуннан бирле мин аны һәрчак җырлар белән урап күз алдына китерәм. Һәр эшен җырлап башкара, юлларын җырлап уза төсле ул. Гөлнара апа -Бәрлебашы авылында озак еллар фельдшер булып эшли. Авылдашлары беренче ярдәмне һәрчак аңардан көтәләр. Язмышка язылган һөнәренә тугры калган хезмәт иясе ул.
    Фельдшерлар гомер-гомергә авылның сулышын, йөрәк тибешен белеп, тоеп яшәгәннәр. Элек-­эле­к­­­­­тән шу­­лай булган. Бала тудыручы яшь әни янына да, соңгы сулышын алучы каты авыру янына ярдәмгә дә алны-ялны карамыйча, көзге пычракларны, кышкы бураннарны аямыйча, беренче булып кызыл хач сурәте төшкән дару тулы сумкасын күтәргән фельдшер йөгергән. Авыл фельдшерлары-алар фидакарь җаннар. Һөнәрләренә шәхси тормышыннан да өлеш керткән, төн йокыларын да өзеп биргән ак халатлы, изге затлар. Шөкер, Кайбычта андый тырыш хезмәт ияләре, киңәшләренә таянып булырлык, ышаныч белдерерлек фельдшерлар шактый.
    Бервакыт, якын туганымның нәни кызы ютәл авыруы белән авырып китте. Казан врачлары бер белгечтән икенчесенә кәгазь язды. Туганыма бик ярдәм итәсе килә иде. Уйладым-уйладым да, авыл фельдшерыннан да тәҗрибәлерәк белгеч булмас, алар медицина теория-се белән генә эш йөртмәс, дип Гөлнара апаның ишеген шакыдым. Баланың хәле турында төрле яклап сорашканнан, белешкәннән соң, ул аптекада сатыла торган гади генә үлән төнәтмәсе һәм халык медицинасыннан бер рецепт тәкъдим итеп карады. Мин аның сүзләрен туганыма җиткердем. Инде өч көннән баланың ютәле тынычланганны хәбәр иттеләр. Бу ысулны хәзер рәхәтләнеп үзебез дә кулланабыз.
    ...Агачларны тамыры белән йолкып алырлык көчле җил, биткә сарыла торган көзге салкын яңгыр ява. Юл пычрак, төнге караңгыда кая басканын да абайламыйча, Гөлнара, медицина кирәк-ярагын салган сумкасын күтәреп, иң ерак урамдагы бер йортка ашыга. Аны көтә торган йортның тәрәзләрендә өмет уты булып утлар яна, анда бөтен тәне тиргә батып, кызышып күкрәк баласы иңрәп ята. Әти-әниләре инде нишләргә белмәгәч, Гөлнара ханымны чакыртканнар...
    ...Берәүләрнең кунакка кайткан оныгы егылып аягын сындырган. Районга илткәнче беренче ярдәм күрсәтергә авыл фельдшеры йөгереп килгән...
    Кинәт күтәрелгән кан басымы, йөрәк авыртулар, төнге шалтыратулар, дару белән түгел, сүз белән дә дәва табулар. Һай, тормыш юлындагы мондый тарихлардан томнар язып булыр иде! Иң мөһиме, авылдашлар исән-сау булсын!
    Узган ел, илле яшьлек юбилеен бәйрәм иткәндә, район башлыгы, авылдашы Альберт Рәхмәтуллин Гөлнара апа турында : "Ул авылыбызның иң хөрмәтле һәм иң кирәкле кешесе," - дигән иде.
    Чыннан да, бүген халык­ка дару белән генә түгел, җылы сүзе белән дә дәвалый белә торган врачлар, шәфкать туташлары, фельдшерлар кирәк. Һәр авылның үз Гөлнара апасы, ак күңелле кешесе булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: