Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашындагы сайлау участогында кул эшләре осталарының эшләрен үз эченә алган күргәзмә эшләде

    Хатын-кызларыбызның шулкадәр гүзәллек тудырырга оста булуын күрсәтә иде.

    Сайлауга килгән ир-атлар күргәзмәгә күз генә ташлап алса, әби-апалар, кызлар аны карамыйча китмәде. Пенсия яшендәге Лидия Радионова да авылдашларының уңганлыгына соклануын белдерде. Төрле бизәкләр белән әллә ничә төрле җеп кушып бәйләнгән үзе калын, үзе җылы, нәфис япма-пледка көзге салкыннарда төренеп утырасы килеп китте. Аны кат-кат кулыма алып, соклануымны күргәч, сайлаулар барышын күзәтүче укытучы Талия апа Гарифуллина яныма килде дә бу матурлыкның авторы мәктәптә пешекче булып эшләүче биш бала анасы Резедә Әскәрова булуын әйтте.
    - Безнең Резедә әнә шулай оста инде ул. Бу күргәзмәдә ул бәйләгән башка әйберләр дә бар. Калганнары- мәктәп укучыларының эше. Технология укытучысы Татьяна Абдрахманова кызларны әнә шулай тегәргә, чигәргә өйрәтә,- диде Талия Илгизәровна.
    Кызларның кечкенәдән хезмәткә өйрәнүе мактауга лаек күренеш. Алар – булачак аналар, көндәлек тормышта белгәннәрен эшкә җигәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: