Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе

    2017 елның 3 августы​​​​​​​ Казан шәһәре 2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты. Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары, түбәндәгеләрне җиткерәбез: - татар халкының бердәмлегенә,...

    2017 елның 3 августы​​​​​​​ Казан шәһәре

    2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашты.
    Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары, түбәндәгеләрне җиткерәбез:
    - татар халкының бердәмлегенә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм үстерүгә, барлык халыклар вәкилләре арасында татулыкны һәм дуслыкны ныгытуга омтылышыбызны белдерәбез;
    - Россия Федерациясе җитәкчелегенең халыкара аренада илебез мәнфәгатьләрен яклау курсын, Дәүләт милли сәясәтенең стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә, Россиядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән программа чараларын хуплыйбыз;
    - конкурентлы көрәш ысулы итеп сәяси корал кулланучы Америка Кушма Штатларының Россиягә карата санкцияләр сәясәтен кискен тәнкыйтьлибез, бу Европа илләре белән хезмәттәшлектә тискәре чагылыш таба һәм ясалма рәвештә киеренкелек тудыра;
    - Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының биредә яшәүче халыклар яшәеше өчен уңайлы мохит булдыру һәм республикабыздан читтә яшәүче татарларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү буенча эшчәнлеген аерым билгеләп үтәбез;
    - хәзерге заманда кискен үзгәрешләр чорында татар халкының этномәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә татар иҗтимагый оешмалары әһәмиятен һәм Бөтендөнья татар конгрессының 25 ел дәвамында татар халкын берләштерү буенча эшчәнлеген хуплыйбыз;
    - Россия Чит ил эшләре министрлыгының һәм «Россотрудничество» оешмасының Россия мәдәниятенең һәм башка мәдәниятләрнең аерылгысыз өлеше булып торган татар мәдәниятен популярлаштыру буенча чараларны оештыру һәм уздыруда һәм чит илләрдә яшәүче татар халкын алга таба да берләштерүдә зур ярдәмен билгеләп үтәбез;
    - «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 - 2019 елларга)», «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программаларын уңышлы гамәлгә ашыруны таныйбыз;
    - дөньядагы барлык татарлар өчен җиде томлык «Борынгы заманнардан алып татар тарихы» дигән хезмәтнең һәм алып барылган гамәли эзләнүләрнең әһәмиятен билгеләп үтәбез;
    - фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәти мөселман үзәге буларак, ата-бабаларыбызның традицион рухи кыйммәтләренә нигезләнеп эшләячәк Болгар ислам академиясен булдыру һәм үстерүне мөһим проект дип саныйбыз;
    - ТНВ-планета телевидение каналын, «Татар иле» һәм «Ана теле» ресурсларын, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен үстерүгә, Татарстан Республикасыннан читтән яшәүче татарларны татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә булышлык итүче «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталын булдыруны хуплыйбыз;
    - Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татарча көрәш» милли көрәш спорт федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, укытучылар съездлары кебек берләшмәләр һәм халыкның иҗтимагый көчләрен берләштерә торган эшчәнлекнең башка формаларын таныйбыз;
    - Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә мөһим тарихи чорда Татарстанның һәм тулаем Россия Федерациясенең этномәдәни, социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешендә уңай роль уйнавына ышануыбызны белдерәбез;
    - үзен уңай яктан раслаган югары дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте формасы буларак Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын саклап к

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: