Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Кайбычтан да делегат катнаша

    2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үткәрелә. Әлеге съездга безнең районнан конгрессның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев делегат итеп сайланды. Бу чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак.

    2 август көнне делегатлар "Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы"; "Гаилә, демография, милли тәрбия"; "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек" дип исемләнгән дискуссия мәйданчык­ларында фикер алышачак. Шулай ук әлеге көнне "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе" дигән түгәрәк өстәл дә оештырыла.
    3 августта М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында пленар утырыш уза. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм анда эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган биш ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясала. Утырышта съезд резолюциясен кабул итү, "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. "Татарстан Рес­публикасының визит картасы" дигән фотоэкспонат күргәзмәсе дә тәкъдим ителә. 4 августта делегатлар "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган "Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары" күргәзмәсе белән танышачак. 5 августта съезд делегатлары Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кыла. Алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара "Түгәрәк уен"татар фольк­лоры фестивалендә, "Уйнагыз, гармуннар" бәйрәмендә катнашачак, "Казан" бию ансамбленең "Казан хәзинәсе" тарихи-хореографик спектаклен һәм сәнгать осталары концертын караячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: