Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бушанча белән Кече Урсак арасында юл төзелә

    Авыл җирендә халыкны борчыган төп мәсьәләләрнең берсе - юллар. Юлсызлык хәтта кайбер авылларның юкка чыгуына да сәбәпче булырга мөмкин. Районыбыз җитәкчелеге әлеге проблеманың мөһимлеген аңлап эш итә.

    Күптән түгел «Бушанча - Кече Урсак» автомобиль юлы төзелә башлады. Бу юлның озынлыгы - 2,4 чакрым, биредә шулай ук транспортка борылу өчен мәйдан һәм автопавильон да төзү каралган. Вак таш катламы салынган бу юл Кече Урсак авылын районның юллар челтәре белән тоташтырачак. "Татарстан Республикасында торак пунктларның юл-урам челтәрен ремонтлау" программасы кысаларында район авылларында юлларга вак таш салу дәвам итә. Олы Тәрбит (Үзәк урам), Чүти (Кооператив, Гигант урамнары), Ябалак (Зур Кызыл урамы), Кече Подберезье (Үзәк урам) авылларында вак таш катламы белән юллар төзекләндерелде. Хәзерге вакытта Олы Кайбыч, Мөрәле, Иске Чәчкаб, Бәрлебашы авылларында, Колангы станциясендә юл билгеләре урнаштыру бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: