Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бушлай юридик ярдәм

    21 сентябрьдә Россия юристлар ассоциациясе бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

    Ассоциациянең Татарстандагы бүлеге дә, ТР Юстиция министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлеге, ТР Конституция суды, ТР адвокатлар һәм нотариаль палаталары белән берлектә, шушы акциягә кушылды. Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү планы ТР юстиция министры Мидхәт Курманов тарафыннан расланган. Олы Кайбычта гражданнарны "Бердәм Россия" партиясенең җәмә­гать­челек кабул итү бүлмәсендә (Кояшлы бульвар,7) 8.00-12.30 сәгатьтә Нәргиз Рыжова, 12.30-17.00 сә­гатьтә Лилия Нәҗиева кабул итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: