Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Быелгы бал уңышы нинди?

    Менә әтием белән Мөрәле урманы янындагы умарталыктан бал алып кайттык әле. Балның чәчәкле хуш исе үтеп бара торган җәйне хәтерләтә. Пичәтләгән кәрәзе исә тылсымлы челтәр сыман сүрелеп бара торган кояш нурларында җем-җем килә.

    Организмга мең төрле дәвасы булган балның нинди булуы җәйнең ничек килүенә бәйле.- Бу елны юкә чәчәге булмады, яңгыр юды. Шуңа да бал кортлары балны люцерна, клевер, шайтан таягы, имән, өлмә, карама, акация, каштан, чикләвек, кыргый өрәңге, тал нектарыннан җыйды. Ә иң файдалысы - чәчәк балы, - ди 16 еллык умартачылык тәҗрибәсе булган әтием Илфат Сафин. - Татлы чимал җыю, иң беренче чиратта, ана кортка бәйле. Чөнки ул нәселне барлыкка китерә. Нәсел үссен, балалары имгәк тумасын өчен чәчәк серкәсе кирәк. Ә ул тал, әрем, тигәнәк, шайтан таягында бар. Ана кортны ел саен алыштырып торырга кирәк, әгәр дә инде ике елдан артыкка китсә, бал булмый. Умарта корты чакканда, кислота бүлеп чыгара һәм шул рәвешле, башка кортларга ис калдыра, янәшәдә дошман барлыгын искәртә. Балның йөздән артык шифасы бар куллана белсәң, ә куллана белмәсәң, киресенчә. Мәсәлән, кайнар суда балны болгатсаң, аның файдасы югала. Балда барлыгы 16-18 процент су микъдары булырга тиеш, ул 24 проценттан артса, димәк, бал өлгермәгән. Андый балны бал кортлары пичәтләми, чөнки ул тора-бара әчи. Балның суга караганда тыгызлыгы авыррак. Аның тотрыклыгын, чын икәнлеген берничә ысул белән тикшереп була. Балны бал кашыгына алганда ул өзелми, астан кашыкка таба кире менсә, кашыктан өзелмәсә - чиста бал була. Ә балга химик карандаш тидереп, карандаш башы зәңгәр төскә керсә, димәк ул чиста бал түгел. Мин әтигә еш ярдәм итәм, чөнки минем өчен ул бик мавыктыргыч шөгыль. Умарта серләренә төшенәм. Үземнән чыгып әйтә алам, умарта тоту, аны карау җиңел эш түгел. Аның өчен иң элек сабырлык, чыдамлык, күңел теләге булырга тиеш. Әтием дә, бал кортларын бала караган сыман карарга кирәк, ди. Һәр кортның үз урыны, үз эше бар. Көндезләрен кортларның чиратлашып ояларына кайтуларын күзәтү җан сихәте, канат кагышы тавышлары да моң сыман офыкка барып тоташа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: