Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәр күңелле уза, тик салкыннардан сак булыйк!

    Әле бер ай элек, интернетта 2016 елның беренче көннәрендә җылы һава торышы булачак, дигән хәбәрләр йөргән иде.

    Тик табигатьнең үз холкы - урамда шактый суык. Әмма халыкка бәйрәм итәр өчен салкыннар комачауламый. Кичә Олы Кайбыч мәдәният йортына Яңа ел тамашасын карарга да бик күпләр килгән иде. Ишек төбеннән үк күңелле музыка, әкият геройлары каршы алды анда. Тамаша үзе дә, балалар өчен оештырылган уеннар да бик күңелле узды. Бүген дә урамда салютлар очканы күренә, кемнәрнедер боз мәйданы янындагы зур чыршы янында очратырга була. Шулай да, хөрмәтле райондашлар, салкыннарда сак булыгыз, туңып салкын тидерүдән сакланыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: