Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Өч бертуган, солдат туганнары рухына корбан чалдырып, Олы Урсакта аш үткәрде

    Халкыбызның дини йолаларыбызны үтәп, бәйрәмнәрне ихластан үткәрүе - матур гамәл. Авылларда Корбан ашлары да барлык шартларын туры китереп уздырыла. Олы Урсакта яшәгән Сөнгатулла абый белән Галимә апаның өч улы - Әмәнулла, Хәйдәр һәм Фариз Зәйнуллиннар әтиләренең иң кече энесе Кашафулла исеменә атап корбан чалдырды һәм авылдашларын бер табын артына җыйды....

    Олы Урсак авылында туып-үскән Кашафулла Зәйнуллин 1944 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Редакциягә Мурманский өлкәсендә яшәүче эзтабар Сергей Швецовтан хәбәр килүен, анда якташыбыз көрәшкән яу кырында үз куллары белән уеп фамилиясе язылган портсигары табылуын, әлеге кадерле истәлекнең посылка белән безгә җибәрелүен язган идек инде. Сугышта яшьли гомере өзелгән солдатның туганнары да моңа бик шатланды.
    Корбан ашы мәчеттә мул итеп әзерләнгән табын артында узды, анда ирләр дә, хатын-кызлар да күп килде, балалар да бар иде.
    - Белгәнегезчә, абыебызның "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе аша безгә килеп ирешкән портсигарын, быел гына архивтан табылган фотосын, документларын үз эченә алган стендларны 9 Май көнне мәктәбебез музее­на тапшырдык. Менә бүген туганыбыз рухына корбан чалдырдык. Мәҗлескә килүчеләрнең барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Фариз абый Зәйнуллин.
    Авылның имам-хатыйбы Рәфыйкъ хәзрәт Зарипов дога укыды. Фариз абыйның улы - Кадышево бистәсендәге "Фатыйха" мәчете имамы Фәннүр ислам дине кыйммәтләре турында барысының да күңеленә үтеп керерлек итеп вәгазь сөйләде.
    - Авылыбызда сугыш уты кагылмаган бер генә йорт та калмагандыр. Барыбызның да гаиләсендә без бәхетле яшәсен, шушы матур көннәрне күрү өчен изге ният белән корбан булучылар бар. Бүген укыган догаларыбыз алар рухына дога булып ирешсә иде, - диде ул.
    - Сугышта батырларча һәлак булган солдат истәлегенә корбан чалдырып, шулай зурлап мәҗлес уздыруның район тарихында булганы юк иде. Бу зур хөрмәткә лаек гамәл. Монда Олы Урсаклылар гына түгел, Кошман, Мөрәле авылларыннан килүчеләр дә, Казаннан кайтучылар да, төрле милләт вәкилләре дә бар. Зәйнуллиннар нәселенә, шушы табынны әзерләүдә үз көчен куючыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәм, - диде корбан ашында катнашкан район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.
    - Сугышчан батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән Кашафулла абыебыз белән барыбыз да горурланабыз. Интернет ярдәмендә аның тарихын тирәнрәк өйрәнә башладым. Портсигарасы табылмаган булса, бәлки бу хакта уйламаган да булыр идек. Әлеге вакыйга безгә яу кырында һәлак булган башка туганнарыбызның да Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшү тарихын өйрәнергә этәргеч бирде, - диде Хәйдәр абый.
    Батырлар даны - мәңгелек! Исеме 72 елдан соң туган ягына дан булып кайткан якташыбызның рухы шат булгандыр, аның батырлыгын киләчәк буыннар онытмас дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: