Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чегәннәрдән сак булыгыз!

    Район буенча чегәннәр йөри дигән сүзләрне ишеткән идек инде. Чегәннәрнең карашына да, сүзенә дә ышанырга ярамаганны белсәк тә, алданучылар очрап тора, шунысы кызганыч.

    Күптән түгел, Ульянково авылында бер йортка кереп чегәннәрнең шактый күләмдә акча алып чыгып киткәне мәгълүм булды. Бәхеткә, вакытында полициягә хәбәр итү аркасында әлеге кырык­алдарларны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара.
    Хөрмәтле райондашлар! Мондый очраклар һәрберебез белән булырга мөмкин! Чегәннәрнең бер сүзенә дә ышанырга ярамый! Бернинди сәбәп белән дә чегәннәрне өегезгә кертмәгез, алар белән аралашмагыз! Гадәти генә сөйләшү вакытында да, алар күз буып, сезнең бар байлыгыгызны үзләштереп куярга сәләтле! Сак булыгыз! Алданган очракта 02, кесә телефоннары аша 112 номерына бик тиз арада хәбәр бирегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: